Заман сулышы

Бергәләп эшләү кирәк

Наркоманиягә каршы бергәләшеп көрәшкәндә генә уңышка ирешеп булуы барыбызга да мәгълүм. Тик төрле структураларның нәтиҗәле хезмәттәшлеген ничек итеп булдырырга? Лениногорскида үткән зональ семинар-киңәшмәдә сүз шул хакта барды. ТР Иҗтимагый палатасы, матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы оештырган әлеге чарада республиканың көньяк-көнчыгышындагы унлап районнан иҗтимагый оешма, сәламәтлек саклау учреждениесе, наркоконтроль, хокук...

Реклама

Наркоманиягә каршы бергәләшеп көрәшкәндә генә уңышка ирешеп булуы барыбызга да мәгълүм. Тик төрле структураларның нәтиҗәле хезмәттәшлеген ничек итеп булдырырга? Лениногорскида үткән зональ семинар-киңәшмәдә сүз шул хакта барды.


ТР Иҗтимагый палатасы, матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы оештырган әлеге чарада республиканың көньяк-көнчыгышындагы унлап районнан иҗтимагый оешма, сәламәтлек саклау учреждениесе, наркоконтроль, хокук саклау органнары җитәкчеләре, газет, телевидение редакторлары катнашты.
Семинарны үткәрү урыны итеп нигә нәкъ менә Лениногорск сайланган соң? Бу турыда шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов әйтеп үтте. Беренчедән, бездә әлеге проблема буенча уңай моментлар җитәрлек, кимчелекләр дә юк түгел. Үзебездәге тәҗрибәне башка район вәкилләренә күрсәтеп, алардан тәкъдимнәр кабул итәргә дә Лениногорск һәрвакыт әзер. Рәгать Галиәгъзамович бездә 2009 елдан бирле уңышлы эшләп килүче «Мөстәкыйль балалар» республика проектына тукталды.
- Алар - уникаль балалар, - диде ул. Кайда гына катнашмасыннар, үзләрен күрсәтә беләләр, активлар.
Залда әлеге проектта катнашучы яшүсмерләр дә бар иде. Кемнәр соң алар? Әлеге проектта ун яшьтән унҗиде яшькәчә балалар катнаша. Үзенчәлеге шунда: укучы бер елга контракт төзи. Һәм иптәшләре алдында эчмәскә, тартмаска, начар гадәтләрдән арынырга, олыларны хөрмәт итәргә сүз бирә. Контракт шартларын үтәгән очракта член булулары турында карточкалар бирелә, ул исә чәчтарашханә яисә спорт секцияләренә йөргәндә ташламадан файдалану хокукы бирә. Бүгенге көндә безнең районда алты дистәгә якын бала әлеге таныклыкка ия һәм алар актив җәмәгать эшчәнлеге алып баралар. Ул көнне әлеге проектны реализацияләүдә катнашкан шактый гына укучыга шәһәр мэры «Актив гражданлык позициясе алып баруы, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалавы өчен» Рәхмәт хаты тапшырды. Яшьләр кунакларга гитарага кушылып җырлап та күрсәтте.
Республика Иҗтимагый палатасы Рәисе урынбасары Т.Забегина яшүсмерләрнең чыгышына карата үз фикерен белдереп, активрак булырга чакырды. Җырның да учак янында башкарыла торган салмагын түгел, ә кычкырып торганын сайларга кирәк, башкалар кызыгып сезгә иярерлек булсын, диде.
- Бүген монда массакүләм мәгълүмат чаралары, наркоконтроль органы һәм бик үк күп санлы булмаган иҗтимагый оешма вәкилләреннән торган өчпочмак җыелды. Әлеге өч почмак төгәл һәм дөрес мөнәсәбәттә булырга тиеш. Массакүләм мәгълүмат чаралары дөрес итеп аңлатырга, шәхси фаҗигане дөрес итеп бирә белергә тиеш, -дип дәвам итте ул чыгышын. Чыннан да, күп вакыт теге яисә бу факт буенча саннар китерелә, мәгълүмат бирелә, ә кешенең шәхси фаҗигасе игътибардан читтә кала.
Наркоконтроль идарәсенең Бөгелмәдәге районара бүлеге начальнигы А.Савенко Татарстан һәм республиканың көньяк-көнчыгышындагы наркоситуация турында сөйләде.
- Наркобизнеска каршы бары тик бергәләп кенә көрәшергә мөмкин. Бу бигрәк тә көньяк-көнчыгышта яшәүчеләргә кагыла, чөнки безнең төбәк наркомания белән бәйле җинаятьчелекне үзенә тартып тора. Шуңа, мәсәлән, бер Лениногорскида гына хәлне уңай якка үзгәртеп, нәтиҗәгә ирешеп булмый, алар бер-берсе белән бәйләнгән районнар,- диде.
- Наркомания буенча көрәштә уңай моментларны да билгеләп үтте. Мәсәлән, быелның 5 ае эчендә героин белән тотылу, яисә әлеге төр наркотик кулланучылар теркәлмәгән. Дезоморфин куллану да 2011 елның ноябрендә гамәлгә кертелгән законнан соң ике тапкырга кимегән. Чөнки аның нигезендә, кодеинлы даруларны бары табиб рецепты белән генә сата башладылар.Ул 1 июньнән Россия территориясендә дә кертелде, яңа нәтиҗәләр булыр, дип көтелә.
Семинар-киңәшмәнең темасы бик җитди. Чөнки җәмгыятьтә наркомания, токсикомания, алкоголизмның бәла булуын белсәләр дә, аңардан котылу өчен ни эшләргә икәнен төгәл әйтеп бирүче юк. Шуңа иҗтимагый совет, газет, радио-телевидение,наркоконтроль, хокук саклау органнары бергә эшләргә тиеш, диелде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: