Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүген төнлә хаҗ сәфәренә кузгалдылар

Бүген Казан аэропортыннан 49 татарстанлы "ДУМ РТ ХАДЖ" программасы буенча хаҗ сәфәренә юл алды. Изге сәфәргә җыюнучы мөселманнарны имам-мөхтәсибләр һәм хаҗ сәфәрендә булып кайткан тәҗрибәле хаҗилар озатты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте. Хаҗилар 7 сентябрьдә сәгать төнге 10.00да аэропортта җыелды, очып китү вакыты - 8 сентябрьдә 2 сәгать 40...

Бүген Казан аэропортыннан 49 татарстанлы "ДУМ РТ ХАДЖ" программасы буенча хаҗ сәфәренә юл алды. Изге сәфәргә җыюнучы мөселманнарны имам-мөхтәсибләр һәм хаҗ сәфәрендә булып кайткан тәҗрибәле хаҗилар озатты, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.
Хаҗилар 7 сентябрьдә сәгать төнге 10.00да аэропортта җыелды, очып китү вакыты - 8 сентябрьдә 2 сәгать 40 минутта булды.
Хаҗилар Казаннан Turkish airlines авиакомпаниясе самолетында Истамбулга кадәр очалар. Аннары - Согуд Гарәбстаны Корольлегенең Җәддә шәһәренә (Мәккәгә иң якын аэропортка).
Мәккәдә хаҗилар барлык шартлар булдырылган кунакханәгә урнашачаклар. Биредә алар Кече хаҗ - Гомрәгә әзерләнә алалар. Гомрәдән тыш хаҗилар изге урыннарга экскурсияләргә барачак. Аннары олы хаҗ гыйбадәтләре башлана, ди оештыручылар.
Быел Татарстаннан хаҗга соңгы төркем 17 сентябрьдә китәчәк.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хадж