Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүләк уйнаттык

28 июньдә үзәк почтада чираттагы "Газетка язылучы" көне үтте. Бу юлы да авыл һәм шәһәр почта бүлекчәләре аша газетка язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык. 21- 28 июнь аралыгында "Заман сулышы" газетына унике кеше язылган иде. Кичке сәгать өчтә үзәк почтада аларның исемнәре салынган кәгазьләрне барабанга салып әйләндердек. Җиңүчеләрне билгеләргә Мансур Гарифуллин...

28 июньдә үзәк почтада чираттагы "Газетка язылучы" көне үтте. Бу юлы да авыл һәм шәһәр почта бүлекчәләре аша газетка язылучылар арасында бүләкләр уйнаттык.

21- 28 июнь аралыгында "Заман сулышы" газетына унике кеше язылган иде. Кичке сәгать өчтә үзәк почтада аларның исемнәре салынган кәгазьләрне барабанга салып әйләндердек. Җиңүчеләрне билгеләргә Мансур Гарифуллин ярдәм итте.

Беренче приз - стаканнар җыелмасын Сугышлыда яшәүче Мәдинә Шәфигуллина отты. Икенче бүләккә, шундый ук стаканнар җыелмасына, шәһәребездәге Фрунзе урамында яшәүче Минәҗевләр гаиләсе ия булды. Бүләкләребезне редакциядән килеп алуыгызны сорыйбыз, адресыбыз: Тукай урамы, 3 нче йорт( 2нче кат).

Почтага үзләре килгәннәр арасында бер приз уйнаттык. Өченче бүләккә - яшелчә кыргычы җыелмасына Подлесный урамында яшәүче Назла Баранова лаек булды.

- Газетка язылмыйча калганым юк, гел укып барам. Киңәш-рецептларны кисеп алып, аерым бер дәфтәргә ябыштырам хәтта. Район һәм шәһәр яңалыклары да минем өчен бик кызыклы. Сүзнең кыскасы, газетны бик яратып укыйм. Тик шунысы бар: почта безнең якка бик начар йөри, шуңа да газет миңа бик соңлап килеп ирешә. Бераз күңелем төшеп, әллә газетка бу яртыеллыка язылмыйча калыйм микән дип уйлаган идем башта. Аннан ничектер ияләнгән газетымнан аерылсам күңелсез һәм уңайсыз булыр дигән моңсу уйлар биләп алды. Бүген менә, язылуның соңгы көнендә булса да язылыйм дип махсус шәһәргә җыенып чыктым. Биредә бүләк уйнатасын ишеткәч калдым һәм менә уйламаганда-көтмәгәндә бүләкле дә булдым. Бик кирәкле әйбер булган, мондый кыргычым юк иде әле, күптән шундый әйбер алырга кызыгып йөри идем, - диде ул.

Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев