Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бушлай икенче югары иҗади белем алу турындагы закон имзаланды

Россия Президенты Владимир Путин иҗади профессия вәкилләре өчен бушлай икенче югары белем алу турындагы законны имзалады.

 

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, шул хактагы документ хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән. Үзгәрешләр «Мәгариф турында»гы законга кертелгән.

Закон бушлай икенче, өченче... югары белем алырга һәм, тиешле иҗади сәләте булган очракта, югары белемгә ия затларга кайбер иҗади профессияләр буенча хезмәт эшчәнлеген дәвам итәргә мөмкинлек бирә. Сәнгать өлкәсендә әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләргә укырга керү өчен кирәкле иҗади сәләтнең булуы югары белем бирү оешмалары тарафыннан кабул итү вакытында үткәрелә торган сынау нәтиҗәләре буенча билгеләнә.

Мондый белем бирү оешмалары, белгечлекләрнең исемлеген, шулай ук югарыда күрсәтелгән затларны кабул итү тәртибен РФ Хөкүмәте раслаячак.

 https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев