Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Быел "Изге Болгар җыены" программасы бай булачак

21 майда Татарстанда "Изге Болгар җыены" дини бәйрәме узачак.  

Шимбә көнне "Бөек Болгар" музей-тыюлыгы территориясендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган "Изге Болгар җыены" узачак.

Кунакларны бәйрәмдә өйлә намазы, милли көрәш буенча Бөтенроссия турниры, татар токымлы атларны күрсәтү, лекцияләр һәм күргәзмәләр көтә.  Быел җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин катнашыр дип көтелә, шулай ук форумда катнашучыларның, Россиянең төп мөселман үзәкләренә кергән татар дин әһелләренең һәм мөселманнарның дини идарәләре рәисләренең, муниципаль берәмлекләр башлыкларының, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләренең киләчәк.

  Быелгы "Изге Болгар җыены" программасы бай булачак. Төрле мәйданчыкларда урта гасыр каралаларын әзерләү һәм гарәп каллиграфиясен өйрәнү технологиясе буенча лекцияләр, мастер-класслар үткәрү, барлык музей комплекслары ачылачак һәм яңа экспозицияләр тәкъдим ителәчәк. Билбау көрәше буенча Бөтенроссия турниры финалы шулай ук Исламның 1100 еллыгын бәйрәм итү көнендә узачак. Өйлә намазыннан соң Җәмигъ мәчетендә кунакларны концертка чакыралар.

 Бәйрәмнең тулы афишасы монда.

 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев