Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Чатыр тау җыены бердәмлек хисләрен арттырды (+фотолар)

“Чатыр тауда җыен” исемле төрки халык иҗаты фестивалендә лениногорскилылар да булып, шат күңел белән, фестивальнең югары дәрәҗәдә оештырылуын күреп кайттылар.

 

Лениногорскиның “Сүнмәс ялкын” һәм Кирлегәчнең “Ихлас” фольклор ансамбльләре фестивальдә вакытлыча чал гасыр тарихына кайтып килгәндәй булдык, диделәр. Фестивальдә лениногорскилылардан тыш,  Азнакай, Алексеевск, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Буа, Балык бистәсе, Зәй, Кукмара, Минзәлә, Саба, Сарман, Чирмешән, Ютазы, Яңа Чишмә, Түбән Кама районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән, Башкортостанның Октябрьск, Туймазы шәһәрләреннән, Оренбург, Самара өлкәләреннән килгән фольклор коллективлары чыгыш ясаган.

Россия пенсионерлар союзының Лениногорск бүлекчәсе рәисе Гөлнур Низамова әйтүенчә, әлеге фестивальгә бару өчен алдан ук заявка биреп куйганнар.
-    “Сүнмәс ялкын” ансамбле пенсионерлар союзы оешмасына керә. Алар анда безнең оешма исеменнән, Кирлегәч ансамбле мәдәният идарәсеннән барды, - ди. – Транспорт мәсьәләсен ветераннар советы рәисе Анатолий Кондратьев хәл итте. Шулай итеп, безнең коллективлар әйбәт кенә барып, исән-сау кайтып җитте. Үземнең дә барасым килгән иде, бераз чирләп тордым, бара алмадым. Бик канәгать булып кайттылар безнекеләр, - дип сөйли.

Әлеге фестиваль менә 11нче  ел үткәрелә. Аның географиясе елдан-ел киңәя, халыкара дәрәҗәдә уза башлады. Фестивальгә Азнакайның талантлы ул-кызлары да кайта. Быел исә җырчы Зәйнәп Фәрхетдинова булган. Котлау тантанасында ул да катнашкан. Безнең ансамбльләргә Диплом тапшырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев