Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Диңгез флотына эләктең, егет (булган хәл)

Әгәр тыңламасаң, үзеңне армиягә алмыйлар, дип балачакта Гаделне һәрчак куркыта килделәр. Мәктәптә укыганда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә апасы, рус телен өйрәтүче Асия Талиповна: - Яхшы укы, дөрес һәм матур яз. Менә берзаман армиягә китәрсең. Хезмәт итүең турында әти-әниеңнәргә сәлам хатлары юлласың. Хаталы язсаң, кызлар көләр үзеңнән, - дип...

Әгәр тыңламасаң, үзеңне армиягә алмыйлар, дип балачакта Гаделне һәрчак куркыта килделәр. Мәктәптә укыганда татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәһимә апасы, рус телен өйрәтүче Асия Талиповна:
- Яхшы укы, дөрес һәм матур яз. Менә берзаман армиягә китәрсең. Хезмәт итүең турында әти-әниеңнәргә сәлам хатлары юлласың. Хаталы язсаң, кызлар көләр үзеңнән, - дип теңкәләрен корытты.
Укудан кайткач, шук Гаделнең, билгеле уйныйсы килә. Аның уйнарга чыгарга ашыгуын күреп, әти-әнисе:
- Улым, баштан су алып кайт, утын керт. Тыңламасаң үсмәссең. Ә бәләкәй буйлыларны солдатка алмыйлар. Армиядә хезмәт итмәгән егет ул егет түгел, - дип гел чабуыннан тартып тордылар.
Көн артыннан-көн үтте. Менә Гадел дә җитлегеп җитте, зур егет булып үсте. Март азагында унсигез яшен тутырган егеткә апрель уртасында армиягә чакыру кәгазе килде. Иң өлкәне иде ул гаиләдә. Сеңел, ике энекәшкә абый булган Гаделне зурлап озаттылар. Хезмәт сафына озату кичәсенә халык күп килде. Рахмановлардан кеше өзелмәде: барысы да булачак солдатны котларга, изге теләкләрен юлларга ашыкты. Таңга кадәр алар йортында күңел ачтылар, биеделәр-җырладылар һәм елаштылар. Егетне военкоматка озатканда өстәл астында йоклап калучылар да шактый иде, рәт-рәт машиналарга утырып баручылар да күп булды. Гаделне бөтен дөньяга гөрләтеп, хәйран озаттылар. Дуслары аны һавага чөеп, шыплап тулган автобуска күтәреп үк кертте.
- Егет, тизрәк исән-сау әйләнеп кайт, яхшы хезмәт ит,- дип артыннан кычкырып калдылар.
Тизрәк әйләнеп кайтуын артыгын теләделәр, ахыры. Бик тиз кайтты Гадел. Башкалага баргач, тукталу пунктында берникадәр кыенлыклар туды.
- Рахманов, йөрәгең бераз какшап тора, дәваланырга кирәк. Әле кыек та басасың бугай, - дип артыгын сөйләшеп тормадылар.
Бөтен тәне һәм йөрәге белән изге Ватанны сакларга киткән егетнең кулына "армиягә яраксыз" дигән кәгазь тоттырдылар. Гадел боегып калды. Шушы ике-өч көн эчендә нужаны шактый күрергә туры килде. Беренчедән, барып җитүгә азык-төлек тутырган сумкасын көчләп диярлек алдылар. Каклаган каз-үрдәк, пешкән тавык, колбаса һәм башка тәм-томнарның берсе дә Гаделгә насыйп булмады. Гөнаһ шомлыгына, сумкасын да урлатты. Бөтен булган "байлыгы" шунда инде аның.
Ярый әле, әнисе теш оекбашына акча яшергән иде. Чөнки "яраксыз" дип табылган егеттә беркемнең эше юк, аны хөрмәтләп өенә озатучы булмады. Гадел кайтыр юлны эзләп китте. Вокзалга баргач та, әле монда чапты, әле бире йөгерде. Яшерелеп калган акчасы нибары билетка гына җитте. Бәхетенә, поездда Гаделгә мәрхәмәтле кешеләр очрады, алар аны ашатты-эчертте. Шулай көч-хәл белән авылга кайтып кергән бичара егеттән:
- Гадел, нишләп йөрисең? Нигә кайттың?- дип сорау артыннан сорау яудырдылар. Кире әйләнеп кайтуны хурлыкка санады Гадел, әмма солдатка барам дигән ниятеннән кайтмады, барыбер чакырырлар, дип көтте. Көн дә иртүк торып йөгерде, турникта күтәрелде.
Икенче тапкыр Гаделне Сабантуй алдыннан армиягә дәштеләр. Бу юлысы инде авылның бер башыннан икенче очына гармун тавышлары ишетелмәде, тегесендәге кебек яшьләр дә "әтәчләнә" алмады. Иң якын туганнары, күршеләре белән тыйнак кына табын корып, үгет-нәсихәтләрен биреп Гаделне озаттылар. Башкаланың тукталу пунктында Гадел тагын тоткарланды, бер атнага якын билгесезлектә яшәде. Яшь солдатларны алып китәргә ашыкмадылар. Гаделне янәдән авылына кайтарып җибәрделәр. Бер атнадан туган йорт бусагасында пәйда булган улларын күргәч, әти-әнисе здән генә аңын югалтмады:
- Соң, балакаем, син хезмәт итәргә киткән идең түгелме? Әллә күземә күренәсеңме?- дип елап җибәрде Гаделнең әнисе. - Нинди хәл бул бу?- дип аптырады әтисе.
Гаделлекне яратучы Гаделнең бирешергә исәбе юк. "Мине кайчан армиягә аласыз инде? Барыбер, солдат булам, дип көн дә воекомат юлын таптады.
Ямьле җәйләр үтеп, яфраклар төрле-төскә кергән мәлдә Гаделгә чираттагы чакыру килде. Өченче тапкырында Гадел үзенең армиягә китүен беркемгә дә сиздермәде. Әти-әнисеннән хәер-фатихасын алып, иртүк юлга кузгалды .
Менә ул тагын башкалада. Инде тукталу пуктына да килеп җитте. Таныш пост, таныш йөзләр, таныш коридор... Яшь егетләр үзләренең язмышларын хәл итүләрен, кемнәрне кай тарафка алып китүләрен көтеп утыра.
- Сөләйманов, Газизов, Мотыгуллин, Рябин, Козлов... Ә кайда соң Рахманов? Гадел үзен атауларын сабырсызланып көтте. Әйтерсең, аны ишетми - күрмиләр дә. Бервакыт:
- Рахманов!- дигән бер хәрбинең көр тавышы ишетелде.
- Мин монда!- дип чыгып басты Гадел.
- Диңгез флотына - өч елга!- дип боерды ул.
- Ничек өч ел? Әни белән әти мине ике елга гына озатты, - дип әйткәнен үзе дә сизми калды Гадел.
- Диңгез пехотасына эләктең, егет. Тынычлан, ике ел!- диде.
Тагын кире уйлый күрмәсен дигәндәй, Гадел тизрәк киң җилкәле баһадир военком артыннан иярде.
Зилә Мөдәррисова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев