Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Эчкечелек хәзер модада түгел

Матур кояшлы язгы иртә. Кешелек уяна… Өлкәннәр эш урыннарына, балалар мәктәпләргә, әле уянырга да өлгермәгән сабыйлар бакчаларга ашыга. Тукталышта халык күп. Менә салмыш ханым һәм салмыш ир килеп бастылар, тәмәке кабыздылар. Тирә-якка тәмәке, хәмер исе таралды. Авызларында — ямьсез сүзләр. Бу түбәнлеккә тәгәрәгән ир белән хатынны танып алдым. Миңа бигрәк тә күңелсез булып китте.

Бу «М» исемле егетнең әнисе дә эчкече иде. Биш бала, барысы да төрле ирдән. Без, белгечләр, аның тормышын дөрес якка үзгәртергә тырыштык, тик ул безне ишетергә дә теләмәде. Күп очракта исерек, я салмыш була иде. Балаларының: «Без кибеттән берәр ашау алсак, өйгә кайтканчы ашап бетерергә тырышабыз, чөнки өйдә алар безгә эләкмәячәк, закус­кага китәчәк», — диюләре күңелгә мәңге уелып калган иде. Көне-төне эчү, көнаралаш исерек ирләр, контрольсезлек зур тәэсир ясады бу малайга. Шул сазлык ычкындырмады аны. Иртә эчәргә, тартырга өйрәнде. Шундый ук иптәшләр. Шул компаниядә танышкан жилбәзәк кыз… Менә инде алар икәүләшеп упкында. Бәлки балалары да бардыр инде. Алар ни күреп үсәләр? Ә күпме мондый гаиләләр?
 
Кайчан, кайсы мизгелдә кеше упкынга төшә соң? Әлбәттә, яшүсмерләр арасында өлкәннәргә охшарга тырышып, иптәшләренә ияреп, кызыксынып, беренче тапкыр хәмерне, сыраны кабып карау очраклары аз түгел. Мондый хәл килеп чыкканда ата-анага уйланырга да, ачыктан-ачык сөйләшергә дә сәбәп бар. Бәлки, ата-ананың үзенең тәртибенә дә үзгәрешләр кирәктер. Әлбәттә, ата-ананың шәхси үрнәгенә кайтабыз.
 
Күптән түгел үзебезнең шә­һәрдә бер район хакимиятендә шундый хәлне тикшерергә мәҗбүр булдык: әти еллар буе эчә, тик ызгыш-гауга чыгармый. Көннәрнең берсендә ярты шешә аракысы ка­ла. Үзе йокыга китә һәм 13 яшьлек кыз бу аракыны эчеп бетерә һәм реанимациядә аңына килә. Ярый апасы игьтибарлы булып чыга. Тәртипле яши торган гаиләләрдә дә балаларның кинәт хәмер белән мавыгып китү очракларын беләбез. «Миңа допинг кирәк түгел, миңа болай да күнелле”, «Мин спиртлы эчемлексез дә күңелсезлекләрне дә, шатлыкларны да тигез киче­рәм», «Эчкечелек хәзер модада түгел», — дигән фикерләр ишеткәндә мин бу бала өчен, аның ата-анасы өчен дә горурлык хисе кичерәм.+
 
Гаилә таркалу, тәртипсез, бәхетсез балалар, эштән куылу, җинаятьчелек — боларның барысына да, беренче чиратта, эчкечелек гаепле бит. Иң элек балаларыбызга үзебез үрнәк булыйк! Тормышка аек күз белән карап тәм табып яшәргә өйрәник, балаларыбызга да тормышның матур якларын күрсәтик!
 
Фирая Газизова, “Яшүсмер” үзәгенең профилактика бүлеге җитәкчесе
---    
Яңарыш 

http://matbugat.ru/news/?id=22479

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев