Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"Эфир», «ТНВ» һәм «Татарстан 24»: Tik Tok чорында Татарстан телевидениесенең йогынтысы нинди

Татарстанлылар өчен телевидение төп мәгълүмат чыганакларының берсе булып тора.

Мондый мәгълүматлар Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге социологлары үткәргән тикшеренүләрдән күренә, дип яза «Татар-Информ».

Татарстанлылар җирле телевидениене мәгълүмат чыганагы буларак кабул итә. Ә гомуммилләт каналларны тамашачы, нигездә, күңел ачу тапшыруларын, ә менә җирле телеканалны үз шәһәренең яңалыкларын белү өчен кабыза.

Сораштыру нәтиҗәсендә, телевизорны хатын-кызларның ешрак каравы ачыкланган. Респондентларның 65% көн саен телеканалларны карый. Өстенлекләргә килгәндә, тамашачы өчен беренче урында яңалыклар, аннан соң фильмнар, өченче урында — танып-белү тапшырулары.

Җирле, республика телевидениесе, федераль каналлардан аермалы буларак, татарстанлылар өчен иң беренче чиратта яңалыклар чыганагы булып тора. Әгәр гомуммилләт телеканалларын тамашачы күңел ачу тапшырулары өчен карый икән, «үз» телеканалларын үзләре яшәгән шәһәр яңалыкларын белү өчен карыйлар.

Республикада иң популяр телеканаллар өчлеген «Эфир», «ТНВ» һәм «Татарстан 24» тәшкил итә. Казан һәм Яр Чаллы халкы өчен "Эфир" беренче популярлык баскычын били, аннан "Татарстан 24" бара. Ул Түбән Камада региональ теле караулар буенча беренче урында тора һәм Яр Чаллыда, ТРның башка шәһәрләрендә һәм авылларында икенче урында тора. Авылларда һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр (Казаннан, Яр Чаллы һәм Түбән Камадан тыш) «ТНВ» телеканалын ешрак карый.

https://www.tatar-inform.ru/news/efir-tnv-i-tatarstan-24-kakovo-vliyanie-televideniya-v-tatarstane-v-epoxu-instagram-5835199

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев