Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Эсселек аркасында Татарстанда трассалар буенча авыр йөк транспорт хәрәкәтен чикләделәр

Бүген, 28 июльдә, Татарстанда һәм Россия Федерациясенең тагын берничә төбәгендә эссе чорда федераль трассаларда авыр йөк машиналары хәрәкәтен вакытлыча чикләделәр.

Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Оренбург өлкәсе буенча Баш идарәсендә кисәттеләр.

РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә чикләүләр юл өслегенә зыян килү куркынычы белән бәйле булырга мөмкин, дип хәбәр иттеләр, дип яза БИЗНЕС Online.

Чикләү авыр йөкләр ташучы транспорт чараларына кагыла. Чикләүләр Мәскәү вакыты буенча 08:00 дән 20:00 гә кадәр һава температурасы плюс 32 градус һәм югарырак булганда гамәлдә. Татарстаннан тыш, чикләүләр Башкортстан, Коми, Пермь крае, Киров, Свердловск, Төмән, Оренбург, Курган һәм Чиләбе өлкәләрендә, шулай ук Ханты-Манси автономияле округында кертелде.

Татарстан  буенча ДАИда эсселек, гомумән алганда, машина йөртүчеләр өчен куркыныч, дип билгеләделәр. "Организмның артык җылынуы арыганлык белән бергә игътибар концентрациясен һәм реакция тизлеген шактый киметә. Эсседә озак вакыт руль артында булу кәефнең начараюына һәм хәтта аңны югалтуга китерергә мөмкин",-дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.

 

https://www.business-gazeta.ru

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев