Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Федотовкада ветеран-укытучыларны өйләренә барып котладылар

Беркөнне редакциягә Федотовкадан ветераннар советыннан Люция апа Ильина шалтыратты. Һәрвакыттагыча йомшак тавышы белән: “Кызлар, бәйрәм уңаеннан авылыбызда ветеран укытучыларны котладылар. Шундый күңелем булды, шатландым, сезгә дә хәбәр итим әле”, -ди ул.

 

 



Быел эпидемиологик вәзгыять башкача булганлыктан, кеше җыймыйча, вируслы инфекцияләрдән  саклану максатыннан, авылда өлкәннәр янына котларга үзләре килделәр. Менә Федотовкада да ветеран укытучыларның яннарына клуб мөдире Людмила Афанасьева, китапханәче Алена Григорьева, укытучы Светлана Михайлова һәм берничә мәктәп укучысы букетлар тотып килделәр. Люция апа Ильина әйтүенчә, мәктәп укучылары сәнгатьле итеп шигырь сөйләгәннәр, җыр башкарганнар.

“Аларга карап, үземнең мәктәптә эшләгән елларымны, балалар укыткан чорларымны искә төшердем. Мәктәптә эшләүчеләргә авыр хезмәтләрендә җиңеллек, уңышлар телим, укучыларга тирән белемнәр алуларын телим”, - ди Люция апа.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев