Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Федотовкадагы янгында җиде балалы гаилә йортсыз калган (ФОТОЛАР)

Бүген 6 сәгать 40 минутта Федотовка авылындагы бер йортта янгын чыккан.

Ике яклы агач йорт булган ул. Янгын 7 балалы хатын яши торганында чыккан. Үзләре зыян күрмәгәннәр, тик өйләре тулысынча янып беткән. Күп балалы гаилә буларак аларга янгын сигнализациясе куйдырган булганнар, шул хәбәр биргән.

 Хәзерге вакытта хатын балалары белән авылда әтисенең өендә яши. Әлеге гаилә өчен авылда бер йорт карап куйганнар инде, ремонтлап шунда күчәргә планлаштыралар, дип хәбәр иттеләр авыл җирлегеннән.

Балаларның өчесе - мәктәптә укый, икесе балалар бакчасына йөри, икесе - 5-6 айлыклар

Йортның икенче ягында өлкән яшьтәгеләр яшәгән. Ул да янгын вакытында бик нык зыян күрде, киләчәктә аны бик нык ремонтларга кирәк булачак, диделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев