Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Федотовкалылар Питрау бәйрәмен үткәрде (фотолар)

Федотовка авылында Питрау бәйрәме алдыннан кырга чыгып чәчәкләр җыйдылар. Ул шулай тиеш булган йола.

Чәчәкләрне капкаларга кыстырып калдырганнар. Питрау көнне, 12 июльдә бергәләшеп каен себеркесе бәйләгәннәр. шулай ук урамда өстәлләр корып, ризыклар белән чәй эчкәннәр. Төрле уеннар уйнаганнар.

Керәшеннәр арасында, изге Петр 12 июльдән соң яфракларга төкергән дигән ышану бар. Алар шуннан соң саргаеп кибә башлый. Шуңа күрә халык Питраудан соң шифалы үлән һәм үсемлекләр сабагын җыюдан туктый һәм үлән тамырлары сихәт җыя башлый.

Питрау - керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме.

Питрау көненә кагылышлы күп кенә сынамышлар бар.

Питраудан соң кошлар сайраудан туктый.

Питрауда көн аяз булса - ел яхшы килә.

Питрауда яңгыр яуса, тагын 40 көн һава торышы начар булачак.

Иртән чык төшсә, көн кояшлы булачак.

Питрауда яңгыр булса - печән чери, уңыш яхшы була.

Питраудан соң күке кычкыраудан туктаса, кыш иртә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев