Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Фәрит Нәбиуллин Мөслимдә татар атлары күргәзмәсен ачылуны оештырды

Күргәзмәдә кырыкка якын сәнгать әсәре тәкъдим ителде.

 

Бу хакта "Мөслим информ" хәбәр итә.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, “Мөслим туган як музее”нда татар атларына багышланган “Татар аргамагы” күргәзмәсе ачылу тантанасы булып узды.

Әлеге күргәзмәне эшмәкәр Фәрит Нәбиуллин оештырды. Фәрит әфәнде үзалдына зур максат – югалу чигендә торган татар токымлы атларны үрчетү максатын куеп эш итә. Ул шулай ук татар атлары белән бәйле төрле бәйгеләр, уеннар уздыра. Бүгенгесе көндә Лениногорскида гына түгел, Татарстанның башка берничә районында да татар атлары үрчетелә. Алар Сабан туй чабышларда катнашалар.

Күргәзмәдә кырыкка якын сәнгать әсәре тәкъдим ителде. Күргәзмә ачу тантанасында: Татарстан Республикасының халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев, сәнгать академия җитәкчесе Халиков Фиринат, Яшел Үзән шәһәре рәссамы Владимир Новиков, кыргыз рәссамы Джумабек Базарбаев һәм үзебезнең җирлегебез рәссамнары катнашты. 

Тулырак: http://muslumirc.ru/news/stati/tatar-argamagy-krgzmse-achyldy

фото: Мөслим-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев