Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Гөлшат Байтимерованың “Очрашырбыз әле җырларда” китабы презентациясе үтте

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Гөлшат Байтимерованың "Очрашырбыз әле җырларда" китабы презентациясе үтте. Китапта Лениногорскида яшәгән фронтовик шагыйрь, Татарстан Республикасы Гимны сүзләре авторы Рамазан Байтимеровның җырлары тупланган. Анда җирле шагыйрь һәм композиторлар, шәһәр зыялылары, 11 нче гимназия укучылары, "Зиләйлүк" һәм "Сәрвиназ" вокал ансамбльләре катнашты. "Зиләйлүк" һәм "Сәрвиназ" вокал ансамбльләре Рамазан Байтимеров...

Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә Гөлшат Байтимерованың "Очрашырбыз әле җырларда" китабы презентациясе үтте.
Китапта Лениногорскида яшәгән фронтовик шагыйрь, Татарстан Республикасы Гимны сүзләре авторы Рамазан Байтимеровның җырлары тупланган.
Анда җирле шагыйрь һәм композиторлар, шәһәр зыялылары, 11 нче гимназия укучылары, "Зиләйлүк" һәм "Сәрвиназ" вокал ансамбльләре катнашты. "Зиләйлүк" һәм "Сәрвиназ" вокал ансамбльләре Рамазан Байтимеров сүзләренә язылган җырларны башкарды.
Презентация ахырына якынлашкач, Татарстан Республикасы Гимны яңгыратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: презентация книги