Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Горурлыгы туган җирнең

Бүген якташ язучыбыз Гәрәй Рәхимгә 80 яшь.

  Гәрәй Рәхим (Григорий Васильевич Родионов) 1941 елның 15 июлендә Шөгер (хәзерге Лениногорск) районы, Аланлык (Федотовка) авылында туа.

  Г.Родионов 1959 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, туган авылында гади колхозчы, соңыннан авыл китапханәсендә мөдир булып эшли. Ул җәмәгать эшләре дә алып бара; үзешчән сәнгать түгәрәге оештырып, аның җитәкчесе була; район авылларында концертлар куеп йөргәндә, репертуарда туган авылындагы керәшен татар фольклоры әсәрләрен киң файдалана, үз шигырьләрен дә сәхнәгә чыгып сөйли.
 

Университетны тәмамлагач, Г. Рәхим-бер ел чамасы “Татарстан яшьләре” газетасында әдәби хезмәткәр, 1968 елдан башлап Татарстан китап нәшриятының балалар-яшүсмерләр әдәбияты бүлегендә мөхәррир булып эшли. 1972-1977 елларда – Татарстан Язучылар берлегендә әдәби консультант, ә 1978-1979 елларда “Казан утлары” журналы редакциясендә проза бүлеге мөдире хезмәтендә. 1979-1981 М.Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Бер үк вакытта ул, 1980 елдан башлап 1987 елга кадәр, РСФСР Язучылар берлеге идарәсендә Татарстан, Башкортстан, Чуашстан республикалары зонасының әдәби консультанты, Урал һәм Идел буе төрки әдәбиятлар комиссиясенең җаваплы секретаре һәм РСФСР милли әдәбиятлар эше буенча баш консультант вазифаларын башкара.

1992 елдан ул-Татарстан Дәүләт Советында референт һәм баш референт, мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр бүлеге мөдире хезмәтләрендә. Хәзерге көндә Г.Рәхим-дүрт дистәгә якын әдәби китап авторы. Ул-поэзиядә дә, проза, драматургия жанрында да, балалар әдәбияты өлкәсендә дә бердәй нәтиҗәле иҗат итүче әдипләрдән. Шулай да иң беренче нәүбәттә ул – шагыйрь, тормышны, заманны шигъри танып белүдә үзенчәлекле фикерләү һәм тасвирлау сыйфатларына ия булган каләм остасы.

  Г.Рәхимнең аерым әсәрләре инглиз, немец, поляк, монгол, венгр, төрек, украин, казакъ, әзербайҗан, үзбәк, латыш һ.б. телләргә тәрҗемә ителә.

 1980 елда аңа “Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе”, 2007 елда “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. “Каһәрләнгән мәхәббәт” операсын иҗат иткән бер төркем сәнгать әһелләре белән берлектә, ул 1984 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Г.Рәхим-1968 елдан ССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.


Таһир Шәмсуаров

Була шундый затлар, күрешүгә
Бер рәхәтлек иңә, җан эри.
Ул безнеңчә Гәрәй Рәхим инде,
Керәшенчә исә Гөргери!

Ул бар булу бөтен итә безне,
Кабатланмас дию ихлас, хак.
Куенында үскән газиз улын
Ничек яратмасын туган як!

Шөгер ягы, гүзәллеккә тиңсез –
Кечкенәдән үстек таң калып.
Кендек каны тамган авылы да
Әни белән бәйле – Аналык!

Туган нигезеңә күз салуга
Күңелеңә тансык моң ага.
Бездә таулар биек дию аздыр –
Бассаң башың тия кыяга!

Калебеңә шулай язылгандыр,
Шигъри хисләр тулы бер язда.
Чандыр үсмер юка биштәр асып
Гәрәебез китте Казанга!

Бүген менә гомер сукмагыннан
Чираттагы үргә менгәндә
Үткәннәрне барлый икән кеше,
Балачакка кайта янәдән!

Ленин исемен йөрткән шәһәребез
(Бар иде бит шундый заманнар.)
Иңнәреңә шигъри канат элде
Бикчуриннар, Җәмит, Разимнар.

Гомер төймәләрен санамадык,
Белми идек моны үскәндә.
Таң атуга ак кәгазьгә яздым:
“Якташ шагыйрь бүген сиксәндә!”

Халык гаме белән янганнарга
Юлдаш түгел күңел сайлыгы.
Шигырьләрең, повесть-дастаннарың
Милләтемнең рухи байлыгы!

Гәрәй абый, әле туксанда да
Шәп әсәрләр синнән көтәбез.
Якташларың белән рәхәтләнеп
Юбилей белән тәбрик итәбез!

Үз баласын авыл онытамы,
Юк, белә ул аның кадерен.
Федотовка улым диеп атый
Казаннарга очкан шагыйрең,
Казаннарны кочкан шагыйрең!

ТАҺИР ШӘМСУАРОВ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев