Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

ӘГӘР АЧКЫЧ ЮГАЛСА...

Машинагызның ачкычын югалтсагыз, иң элек тынычланып, аны табарга тырышыгыз. Кесә, сумкагызны яхшылап тикшерегез. Әле генә кайдан килдегез, шуннан карагыз. 

Эзләп-эзләп тә таба алмасагыз, өегездә запас ачкыч булырга тиешлеген онытмагыз. Якыннарыгызга шалтыратып, аны алып килүләрен сорагыз. 
Икенче ачкыч булмаса, тәрәзәсен ватарга ашыкмагыз, бүген машина ишеген ачучы профессионаллар бар, алар хезмәтеннән файдаланырга мөмкин. 

Әгәр ачкычыгыз чиплы булган икән, машинаны ачудан файда юк: чөнки ул чиплы ачкычтан башка барыбер кабынмаячак. Бу очракта автомобильне эвакуатор ярдәмендә сервиска алып барып, кабызу йозагын алыштырырга туры киләчәк. 

Тагын бер чишү юлы бар: рәсми дилер аша ачкычның дубликатын ясатырга мөмкин.

чыганак:vk.com/irekmaydani

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев