Лениногорскида Россия әзәрбәйҗаннары төбәкара ассоциациясе вәкилләре булып китте
Татарстан, шулай ук Лениногорск һәм Әзәрбайҗан милли-мәдәни автономия арасында дуслык күпере тагын да ныгыды, элемтәләр артты. Татарстанга һәм Лениногорскига Россия Федерациясе төбәкләре һәм Россия әзәрбәйҗаннары төбәкара ассоциациясе вәкилләре килде. Әлеге очрашуның инициаторы Лениногорскиның “Бирлик” Әзәрбайҗан милли-мәдәни автоном җирле иҗтимагый оешмасының җитәкчесе Рамиз Мустафаевич Мамедов иде.
Лениногорскига кадәр делегация Казанда булды, анда Татарстан Мәдәният министры Ирада Әюпова белән очраштылар. Очрашуда ике ил арасында мәдәни мирасны саклау һәм үстерүгә ярдәм итү, татар һәм әзәрбәйҗан халыкларының тарихи-мәдәни элемтәләрен ныгыту, гомуми әдәби һәм музыкаль мирасны саклау һәм популярлаштыру, киләчәктә мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре каралды. Очрашуда катнашучылар фикеренчә, халык сәнгать һөнәрләре, музыка һәм әдәби мирас, театр сәнгате өлкәсендә уртак проектларны үстерүне дәвам итәргә кирәк дигән фикер яңгырады.
Аннан делегация Яр Чаллы шәһәренә юл алды. Биредә Чаллы мэры Наил Мәһдиев белән очраштылар, халыклар дуслыгы йортында һәм 1нче Постта булдылар, шулай ук “Адымнар” мәктәбе белән таныштылар.
Һәм менә алар Лениногорск җиренә аяк бастылар. Кунаклар арасында Россия Әзәрбайҗаннары регионара ассоциация координаторы, “АзерРос” федераль милли-мәдәни автономиясе президенты советнигы Рамил Алиев, Россия Әзәрбайҗаннары регионара ассоциация координаторы, “АзерРос” федераль милли-мәдәни автономиясе президенты советнигы Гасым Керимов, Кировтагы“Бирлик” әзәрбайҗан милли үзәгенең региональ оешмасы рәисе Осман Алыев, «Культурный центр Бакинец» Новгород өлкәсе иҗтимагый оешмасы рәисе Эльшад Курбанов, Оренбургтагы әзәрбайҗан милли-мәдәни автономиясе рәисе Яшар Масимов, Пермь өлкәсе “Бөтенроссия әзәрбайҗан конгрессы” җирле оешмасы рәисе Угур Эфендиев, “Татарстан” иҗтимагый берләшмәсе рәисе урынбасары Эмин Рамазанов һәм Чаллының җирле милли-мәдәни автономия оешмасы рәисе Исфандияр Ахмедов бар иде.
Лениногорскида делегацияне район башлыгы Рәгать Хөсәенов каршы алды. Ул кунакларны шәһәр һәм район тарихы белән таныштырды, нефть ятмалары ачылу турында сөйләде, ул елларда Лениногорскины да “Икенче Баку” дип йөрткәннәр. Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, муниципаль район үсешендә “Бирлик” әзәрбайҗан милли-мәдәни автономиясенең роле зур. Әзәрбайҗан автономиясенең Лениногорскидагы җирле оешмасының җитәкчесе Рамиз Мамедов социаль, иганәчелек проектларын тормышка ашыруда актив катнаша. Делегация әгъзалары әйтүенчә, тарихи истәлекләрне, мәдәниятне, мирасны саклау буенча уртак проектларны үстерергә кирәк.
Очрашу ахырында район башлыгы Рәгать Хөсәенов Рамил Алиев һәм Гасым Керимовка федераль һәм җирле милли-мәдәни автономияләр арасында партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштырулары өчен Рәхмәт хатлары тапшырды.
Делегациянең Лениногорскидагы сәфәре программасы бик бай эчтәлекле иде, алар төрле урыннарда булырга өлгерделәр, очрашулар үткәрделәр. Аларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк озатып йөрде.
“Мәңгелек ут” һәйкәле янында алар Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Марс Исхаков җитәкчелегендә бер төркем ветераннар белән очрашты. Марс Исхаков Лениногорск җире 12 Советлар Союзы Герое һәм Дан Орденының өч тулы кавалерын биргән дип сөйләде, шулар янына быел Россия Герое Дамир Исламов өстәлде. Кунаклар Мәңгелек утка һәм Дамир Исламов бюстына веноклар куйдылар.
Лениногорскида яшәүче, Татарстанның атказанган төзүчесе Рәсим Гәрәев 1952 елда әзәрбайҗаннар белән бергә Лениногорскины төзүдә катнашканын искә алды. “Ул чакта аларның кайберләре Лениногорскида төпләнеп калды, хәзер инде оныклары үсә. Безгә – ветераннарга карата “Бирлик” оешмасы җитәкчесе Рамиз Мамедов итагатьле, ихтирамлы. Һәрвакыт бәйрәмнәргә олылап чакыра. Әзәрбайҗан халкының хөрмәткә ия улы, Лениногорскида да хөрмәт итәләр үзен”, - ди Рәсим абый Гәрәев.
“Әйе, Лениногорск хаклы рәвештә горурлана ала үзенең Геройлары белән. Бай тарих саклана биредә. Бөек Ватан сугышы елларында әзәрбайҗан халкы, Советлар Союзының башка халыклары кебек үк, дошманга каршы бергә күтәрелде. Үткәннәрне онытырга хакыбыз юк, сугыш юлын узганнарга хөрмәт белән карарга”, - ди Гасым Керимов. Ул – «Азербайджан в годы Великой Отечественной войны» китабы авторы. Тиздән әлеге темага икенче китап та дөнья күрәчәк икән.
«Азербайджан в годы Великой Отечественной войны» китабын Гасым Керимов Туган якны өйрәнү музеена бүләк итеп калдырды. Делегация музейда булып, безнең шәһәр һәм район тарихы белән, татар халкының көнкүреше белән таныштылар, Хәрби Дан залында булдылар. “Мактаулы кунаклар китабы”на музейда күргәннәре турында фикерләрен язып калдырдылар.
Делегация Үзәк район хастаханәсендә терапия бүлеген карады. Баш табиб хастаханәдәге яңалыклар, яңа технологияләр турында сөйләде, пандемия вакытында медперсоналларга җиңел булмаганын да әйтте. “Шундый авыр вакытта без Рамиз Мамедовтан ярдәм тойдык, ул ковид госпиталь өчен күп күләмдә бер тапкыр кулланылышлы посуда тапшырды. Мин менә 2 ел монда эшлим, шушы еллар эчендә Рамиз Мамедов һәрвакыт булышлык күрсәтте, әле менә күптән түгел тонометрлар бүләк итте. Табибларыбызга эштә кирәкле җиһаз алар. Рамиз Мустафаевичның хәйриячелек эшчәнлеген югары бәялибез”, - ди Рим Әмиров. Ул аңа Рәхмәт хаты тапшырды.
Лениногорск Балалар йортының Глазовода урнашкан җәйге лагеренда ял итүче балалар кунаклар килүенә шатланды. Лениногорск әзәрбайҗан диаспорасы мондагы балалар өчен аниматорлар чакырган иде. Аниматорлар аларны уйнатты, көлдерде, шатлыклы мизгелләр бүләк итте. Кунаклар да балалар белән зур түгәрәккә басты. Балалар үзләренең талантларын күрсәтте, концерт программасы әзерләгән иделәр. Кунакларга үз куллары белән ясалган картиналар бүләк иттеләр.Лениногорск Балалар йорты директоры Раушан Мортазина күптәннән Рамиз Мамедов белән аралашуларын әйтте. “Һәрвакыт зур бәйрәмнәргә бүләкләр, күчтәнәчләр алып килә, аниматорлар белән бәйрәмнәр оештыра. Әлеге игелекле гамәлләр – балалар өчен үрнәк булып тора”, - ди Раушан Мортазина.
Эшлекле сәфәрнең соңгы ноктасы – “Ихлас” мәчете иде. Монда алар шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов белән таныштылар.
“Татарстан буенча эшлекле сәфәр безнең өчен файдалы булды. Без киләчәккә планнар кордык, уртак максатлар билгеләдек. Безне бар җирдә дә бик җылы каршы алдылар. Әзәрбайҗан һәм татар халыклары-тугандаш халыклар, безнең уртак яклар күп. Янәдән Татарстанга һәм Лениногорскига килербез дип ышанабыз, өметләнәбез”, - ди Рамил Алиев.
Рәхмәтнең иң зурысы “Бирлик” оешмасы җитәкчесе Рамиз Мамедовка юлланды. Кунаклар аның халыклар арасындагы хезмәттәшлеккә, дуслыкка, телләрне саклауга зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр. Россия әзәрбәйҗаннары төбәкара ассоциациясе исеменнән Рамил Алиев Рамиз Мамедовка һәм Россия әзәрбайҗан милли-мәдәни автономия җитәкчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев