Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Иштирәктә сигез айга йомгак ясалды (фотолар)

Иске Иштирәк авылында җыен узды. Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, төрле служба вәкилләре һәм авыл халкы катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитов сигез айга йомгак ясады. Иске Иштирәктә, өч авылга (Иске Иштирәк, Ялтау, Бәкер) 1 мең 277 кеше яши. 526 хуҗалык санала. Өч авылга...

Иске Иштирәк авылында җыен узды.


Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, төрле служба вәкилләре һәм авыл халкы катнашты.

Авыл җирлеге башлыгы Нашат Мәҗитов сигез айга йомгак ясады. Иске Иштирәктә, өч авылга (Иске Иштирәк, Ялтау, Бәкер) 1 мең 277 кеше яши. 526 хуҗалык санала.

Өч авылга 170 баш мөгезле эре терлек, шуның 59ы - савым сыерлары.

Сигез ай эчендә авыл җирлегендә ике бала туган, 13 кеше үлгән. "Ничә еллар эшләп, мондый хәлнең булганы юк иде әле, үлүчеләр күп шул", ди авыл башлыгы.

Балалар бакчасында 42 бала тәрбияләнә, тагын алты нәни киләчәк икән әле. Мәктәпкә беренче сыйныфка 10 бала керәчәк.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов шәһәр һәм районның тормышы белән таныштырды. Халыкның сорауларына җавап бирде.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров эшчәнлеге белән таныштырды.

Язманың тулырак вариантын "Заман сулышы"ның киләсе санында укыгыз.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев