Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Иске Писмәндә үзара салым акчасына утлар ясалды, хәзер балалар мәйданчыгы көтәләр

Районыбызның Иске Писмән җирлегендә референдум уза.  Сайлау участогы рәисе Наташа Сивачева әйтүенчә, халык төшкә кадәр бик актив килгән.

 

Кайберәүләр өйгә килеп сайлаттыруны сораганнар, сайлау комиссиясе членнары 30 кешегә өенә барганнар.

Әнә халык килә тора. Шушы авылда яшәүче Марина Громова да референдумга үз тавышын бирергә килгән. Аңа 30 яшь. Мәктәптә ашханәдә эшли.

-    Үзара салым акчасына авылда эшләр башкарылуын күреп торабыз. Узган ел Заречная урамында лампочкалар куелды, юл ясалды. Быел Үзәк урамда юллар ремонтланды.Шулай ук яктырту буенча да эшләр дәвам итә. Менә балалар мәйдвнчыгы көтәбез. Авыл клубы каршында аны ясаячаклар, нигез салынды инде. Киләсе җәйдә, бәлки, балалар бирегә уйнарга килерләр. Безнең күршеләребез дә референдумга килә. Моңа мин дә, ирем дә уңай карыйбыз, - ди.

Авыл халкы референдумга риза гына. Үзара салым акчалары авылны төзекләндерү өчен генә бит. Иске Писмәнлеләр моны аңлап эш итә.

Розалия Мостафина

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X