"Каенкай" салаты ясыйбыз
"Каенкай" салаты 300 г тавыкның түш ите 300 г шампиьон гөмбәсе 5 йомырка 5-6 тозлы кыяр майонез яшел суган Шампиьон гөмбәсен суган белән майлы табада кыздырабыз. Тавык итен тозлы суда пешерәбез һәм шакмаклап турыйбыз. Йомырканы суда пешерәбез. Әйберләрне кат-катлап салабыз. Шампиньон гөмбәсе, тавык ите, майонез, угычтан уылган йомырка агы, тозлы...
300 г тавыкның түш ите
300 г шампиьон гөмбәсе
5 йомырка
5-6 тозлы кыяр
майонез
яшел суган
Шампиьон гөмбәсен суган белән майлы табада кыздырабыз.
Тавык итен тозлы суда пешерәбез һәм шакмаклап турыйбыз.
Йомырканы суда пешерәбез.
Әйберләрне кат-катлап салабыз.
Шампиньон гөмбәсе, тавык ите, майонез, угычтан уылган йомырка агы, тозлы кыяр, майонез, угычтан уылган йомырка сарысы.
Майонез белән каенның кәүсәсен, кара сызыкларны - вакланган зәйтүннән, яшел суганнан - яфраклар һәм чирәм ясыйбыз. Каен астына берничә шампиньон гөмбәсе куярга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз.
Нет комментариев