Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда якташ язучыбыз Гәрәй Рәхимне искә алу кичәсе үтте (+фотолар)

Тормышта үзеннән соң чорлар онытмас тирән эзе калдырган шәхесләр бар. Туган җире аларны беркайчан да онытмый, кадерле ядкәр итеп күңел түрендә саклый.

Менә шундый шәхесләрнең берсе итеп мин танылган язучы, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Рәсәй күләмендә олы әдәби-мәдәни дәрәҗәләргә ирешкән, тумышы белән Лениногорск районының Федотовка авылында туган Гәрәй Рәхимне саныйм.

     29 ноябрьдә Татарстанның башкаласы Казанның Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә якташыбыз Гәрәй Рәхимне искә алу кичәсе узды. Әлеге республика күләмендәге  мәртәбәле чарага татарның танылган каләм ияләре, мәдәниятне үз иткән тамашачы җыелды. К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының танылган артисты Резедә Сәләхованың аһәңле тавышы искә алу кичәсен тиешле сәнгати югарылыкта алып баруын асызыклап үтәсе килә. Билгеле, искә алу кичәсе икән димәк, сагыну-истәлекләр сәхнә түренә менәчәк.

     Шуны да әйтеп үтәсе килә: якташыбыз Гәрәй Рәхим татар язучысы саналса да, үз тамырларын-керәшеннәрен беркайчан да онытмады. Кыскасы, аның фикеренчә керәшеннәрдә сакланган гореф-гадәтләр, йола-бәйрәмнәр төрки халыклар заманыннан сакланып килгән җәүһәрләр. Шуның өчен татар телен тирәнтен беләсегез килсә, керәшен туганнарыбызның рухи мирасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Якташыбыз хаклы рәвештә әнә шундый фикердә яшәде.

     Гәрәй абый Казанда нәшер ителгән "Туганайлар" һәм мәркәздә нәшер ителүче башка газета-журналлар белән эзлекле элемтәдә торды, алыштыргысыз хәбәрчесе иде.

    Чараның төп өлешен татар сандугачы Алинә Давыдова якташыбыз Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган "Оныттың бугай" җыры белән бизәде. Әлеге искә алу мизгелләренә Татарстан мәдәният министрының урынбасары Натфуллин Дамир Данил улы чакырылган иде. Ул Г.Рәхимнең иҗатын барлады. Аның киң кырлы иҗат әһеле икәнлегенә басым ясады. Республикабызда аның урыны халык йөрәгендә икәнлеген асызыклап үтте. Олпат язучының әсәрләре рус, инглиз, казах, мангол һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән.

Якташыбыз, аның әсәрләре турында өлкән язучы Рабит Батулла үзәкләрне өзәрлек итеп сөйләде. Аннары аксакал язучы тагын бер нәрсәгә игътибар итте: керәшеннәр борын-борыннан үз балаларына нигәдер керәшен исемен кушарга кыенсынганнар. Ә шулай да без керәшен язучылары арасында Гурий Тавлинны, Ямаш Игәнәй һәм башка язучыларны беләбез. Мисал өчен Гурий Тавлин керәшеннәр турында биш роман язган. Әмма нигәдер аларның берсе дә нәшер ителмәгән. Гәрәй Рәхим үзенең елмаюлы йөзе, җан җылысы таратуы белән әңгәмәдәшләрен җәлеп итте. Авырса да, сызланса да көлеп яшәде. Саф күңелле, шаяртуларны аңлый торган, үпкәләми торган кеше иде.


    Сәхнә түренә Татарстанның халык шагыйре, Татарстан язучылар берлеге рәисе, Татарстанның дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулла күтәрелде. Ул якташыбыз белән 1986 елдан аралашканын билгеләп узды. Аның гомер буена оештыру эшләрендә катнашуы, дистәләгән язучы-шагыйрьләрнең иҗатын дөньяга чыгару өстендә армый-талмый эшләгәнлегенә басым ясады.  Татарстан хөкүмәте Г.Рәхимнең киңкырлы эшчәнлеген югары бәяләде. 80 яшьлек юбилее уңаеннан аңа җиңел машина бүләк итте.
      Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты керәшенчә әйтсәк, Григорий Родионов туган авылы Шөгер ягы, Лениногорск шәһәре белән даими туганнарча элемтәдә торды. Чөнки заманында укучы малай кышкы зәмһәрир салкында киез итегенә чаңгылар элеп тәүге тапкыр Лериногорскида оешкан "Чишмә" иҗат берләшмәсенә бару максатыннан Шөгергә кадәр әнә шул чаңгыларда җилдерә. Аннары инде юлаучы машина белән караңгы төшкәндә генә Ш.Бикчурин җитәкләгән "Чишмә" иҗат берләшмәсенә килеп керә. Аны Казанга, хәерле юл теләп остазлары озата. Халык мәхәббәтен яулаган олпат язучы булгач та туган җире белән араны өзмәде, даими кайтып торды, яшь каләмдәшләренә иҗат үрләрен яуларга ярдәм итте.

Әлеге искә алу кичәсендә Г.Камал исемендәге  Татар дәүләт академия театрының күренекле артисты Олег Фазылҗанов, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия артислары, шулай Аграфена Васильева, Әбри Хәбриевларның якташыбыз шагыйребезнең шигырьләрен тамашачыга җиткерүләре, җырчылар Лидия Әхмәтова, Фәрит Минзануров һәм башка моң ияләре чыгышларын да халык үз итте.
     Гәрәй абый турында сөйләгәндә фальклорчы, музыкант Геннадий Макаров турында да әйтмичә китми ярамый. Чөнки керәшеннәрнең музыкаль фестивальләрендә Г.Рәхим дә бик теләп катнаша. Моның мисалы булып Геннадий Макаров Г.Рәхим сүзләренә "Сагынабыз" исемле җыр иҗат итте. Республика күләмендәге әлеге чарада Лениногорск Үзәк китапханәсенең милли әдәбият бүлеге мөдире Ләйсән Рахманова-Шәмсуарованың Людмила Аланлының Гәрәй Рәхим сүзләренә язылган "Сөйләмә син миңа" җырын әдәбит-сәнгать сөючеләр бик җылы кабул итте. Шулай ук миңа да якташ шагыйребезгә багышланган "Горурлыгы туган җиренең" шигырен сөйләргә насыйп булды.  

Гәрәй абыйның гаиләсенең бик тату икәнлеген беләбез. Кичә ахырында сүз Диләрә ханымга һәм уллары Давытка бирелде. Аның сөйләме җыелганнарга бик нык тәэсир итте. Гәрәй абый гомеренең соңгы мизгеленә кадәр яшәячәгенә ышанган. Тормыш юлдашына: "Безнең бар да алда әле!"-дип ышандырган.
   

Таһир Шәмсуаров

Язманы "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

Фотолар: Ләйсән Рахманова, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев