Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанда йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары ковидтан 101 яшьлек әбине дәвалаган

Мариам Надершина Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә сигез көн булган, ул табиблар күзәтүендә өендә дәвалануын дәвам итәчәк.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә коронавирустан дәваланган 101 яшьлек Мариам Надершинаны чыгарганнар.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы урынбасары, ковид-госпиталь җитәкчесе Юлия Созинова сүзләренчә, әбигә терелергә күтәренке рух һәм, әлбәттә, табиблар ярдәм иткән.

“Мин булдыра алсам табибларга иң зур бүләк бирер идем”, - диде Мариам Надершина хастаханәдән чыккач.

Кичә әби 101 яшьлеген билгеләп үткән, медицна хезмәткәрләре аңа чәчәк бүләк иткән.

Мариам Надершина — Бөек Ватан сугышы ветераны, Казан дары заводында 41 ел эшләгән.

“Бу авыру безне дә урап узмады, әмма табибларның оператив эшләре аркасында барысы да яхшы булды. Игътибар яхшы иде, гел элемтәдә тордык. Хәзер әбиебез безнең белән”, - диде пациентның оныгы Диана Золотухина.

Пациент сигез көн хастаханәдә яткан, аның үпкәләре 25 процент зарарланган булган.

Өйдә әби табиблар контролендә дәваланып бетәчәк. 

http://tatar-inform.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев