Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Казанның Автосервис урамында чыккан янгын сүндерелгән

Гадәттән тыш хәл булган урында Казанның эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре эшли.

(Казан, 14 май, «Татар-информ»). Казанның Мәскәү районындагы Автосервис урамындагы янгын сүндерелгән. Янгын ягулыкка ут кабу аркасында чыккан булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Агентлыкка хәбәр итүләренчә, Автосервис урамындагы 7нче йорт каршында ягулык мичкәләре янган. Янгынның мәйданы 100 квадрат метр тәшкил иткән.

Гадәттән тыш хәл булган урында Казанның эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре эшли.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, Казанның элеккеге 3нче тимер-бетон эшләнмәләр заводы территориясендә буяу мичкәләре янган. Янгын нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәгән. Хәзерге вакытта янгынның таралу куркынычы юк. 09.05 сәгатьтә янгынның таралуына чик куелган, 09.41 сәгатьтә Казан янгын сүндерү-коткару хезмәтләре көче белән ут тулысынча сүндерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев