Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Кемерово фаҗигасы

Россия Президенты Владимир Путин Кемероводагы янгынны җинаятьчел салкын караш аркасында килеп чыккан, дип белдерде. Тикшерү комитеты Кемеровадагы янгын сәбәпле дүрт кешенең тоткарлануын әйтте. Аларның берсе - сәүдә үзәген хезмәтләндерүче идарә ширкәте җитәкчесе, икенчесе - бинаның арендаторы. Ачык чыганаклардан билегеле булганча, "Кышкы чия" "КДВ Групп" ширкәтенә карый. Аның хуҗасы - доллар...

Россия Президенты Владимир Путин Кемероводагы янгынны җинаятьчел салкын караш аркасында килеп чыккан, дип белдерде.
Тикшерү комитеты Кемеровадагы янгын сәбәпле дүрт кешенең тоткарлануын әйтте. Аларның берсе - сәүдә үзәген хезмәтләндерүче идарә ширкәте җитәкчесе, икенчесе - бинаның арендаторы. Ачык чыганаклардан билегеле булганча, "Кышкы чия" "КДВ Групп" ширкәтенә карый. Аның хуҗасы - доллар миллиардеры, Beerka, "Кириешки", Три корочки", "Бабкины семечки", "Чипсоны", "Яшкино" брендларын чыгаручы Денис Штенгелов.
Кемероволар сөйләвенчә, бу бинада элек "Кемерово кондитер комбинаты" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять урнашкан булган. 1996 елда аның беренче каты яна. 2013 елда бинаны сәүдә һәм күңел ачу үзәге итеп үзгәртәләр. 25 марттагы янгыннан соң "саксызлык нәтиҗәсендә кешеләрне үлемгә дучар итү", "янгын иминлеге таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә ике һәм күбрәк кешенең һәлак булуы", "иминлек таләпләренә туры килмәгән хезмәт күрсәтү" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылды.
Кемероводагы янгын корбаннары гаиләләренә берәр миллион сум бирәчәкләр, дип хәбәр итә ТАСС.
Төбәк губернаторы Аман Тулеев сәүдә үзәгендә чыккан янгында һәлак булучыларның туганнары акчалата ярдәм алачак, дип белдергән.
Шулай ук Кемерово өлкәсе башлыгы туганнары һәлак булган гаиләләргә махсус психологик ярдәм күрсәтү белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм табиблар киләчәк, дигән.
Янгын нәтиҗәсендә кимендә 64 кеше һәлак булган.
http://shahrichalli.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев