Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Керкәле мәктәбе укучылары сугышта катнашкан туганнарын тапты

Без, 5 нче сыйныф укучылары, әдәбият дәресендә “Хәтер” китабы белән таныштык. Безнең авылга багышланган битләрне ачам.157 нче биттән башлана ул. Ашыга-ашыга “Г” хәрефенә башланган фамилияләрне эзлим...

Газизов фамилиясен күреп алам. Йөрәгем ешрак тибә башлый. Дулкынланудан тыным кысылгандай була.”Апа, бар монда Газизов фамилиясе!”, -дип кычкырып җибәрүемне дә сизми калам.
Газизовлар икәү!!Габделхак Газиз улы, рядовой, Мәскәү өчен көрәштә һәлак булган.Җирләнгән урыны билгесез...
 Галим Газиз улы-рядовой, һәлак булган, җирләнгән урыны билгесез...
Икесе дә Газиз улы, димәк, туганнар, булып чыга.Минем әтиемнең бабасы кайсы икән? Бәлки, әтием беләдер...
  Әнә Рафис фәхриев белән Илназ Каюмов үз кешеләрен таптылар. Аларда 3 кеше: 
Мифтахетдин, 1908 елда туган, Шәрип, 1911  елгы, Кәши, 1922 елда туган - өчесе дә Камалетдин улы. Ике туганның җирләнгән урыннары билгесез, Шәрип абый авыр яралана, Донбасста җирләнә.
 Равил дә үз фамилиясен тапты.ул да апа өстәле янына йөгереп чыкты, язылганнарны фотога төшереп алды.  Азалия дә эзли туганнарын, ниһаять, ул да үз фамилиясен күрде.Гел елмаеп торган дус кызымның җитди чагы сирәк була: “Мин, һичшиксез, бабам турында беләчәкмен!”- диде ул, бик җитди итеп.
   Севинчой гына моңаеп калды, бабалары турында мәгълүматны таба алмады ул, чөнки алар Керкәлегә Үзбәкстаннан күчеп кайтканнар.
-Интернеттан эзләрбез, Севинчой, табырсың, -диде апа да,моңсу гына елмаеп.
 Без эшебезне дәвам итәргә кирәк дигән фикергә килдек. 
- Кадерле балалар! һәлак булганнарның исемен “Хәтер” китабыннан укып кына түгел, үз йөрәгебездән эзләп табыйк!-дип тәмамлады апа дәресне.


Айсылу Газизова, Керкәле мәктәбе укучысы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев