“Хәләл” тамгасы – ышаныч билгесеме?
“Хәләл” ул – рөхсәт ителгән, яраклы дигән сүз. Хәләл ризык кына ашыйм дигән кешегә республикабызның эре шәһәрләрендә мөмкинлек җитәрлек хәзер.
Кибетләрдә мөселманча суелган ат, сыер, сарык итлә-рен, тавык-чебеш түшкәләрен яки шулардан ясалган казы-сосиски-колбаса сатып алырга, хәләл ризык кына тәкъдим итүче ресторан-кафеларда тукланырга мөмкин.
Ләкин... Безгә хәләл дип сатылган ризыкларның барысы да хәләлме? Әйтик, кибетләргә фәлән кадәр күләмдә килеп торучы тавыкларның һәрберсен рәвешенә китереп, мөселманча чалалармы? Әллә, баш ватып тормыйча: “Мин хәләл дип алдым, алдасалар, гөнаһлары үзләренә булсын”, – дияргәме? Татарстан Диния нәзарәте “Хәләл” стандарты комитеты Кама аръягы төбәге буенча баш белгеч Көрмәлиев Рәшит Рафаил улы белән сөйләштек.
- Сезнең эш-гамәлләрегез башлыча нәрсәдән гыйбарәт? Хәләл азык-төлек җитештерүне контрольда тотасызмы?
- Безнең комитет 2005 елдан бирле эшләп килә. Без Россиядә беренчеләрдән булып оештык. Гомумән ка-раганда, Россиядә 6 система эшләп килә. Хәзерге вакытта Россия күләмендә 80нән артык предприятиебез эшли. Җитештерүче предприя-тие безгә килеп: “Без дә хәләл стандартлар буенча эшләргә тели-без”, – дип мөрәҗәгать итә икән, аларның гаризалары нигезендә үз эшчәнлегебезне башлыйбыз. Азык-төлекне хәзерләгән вакытта кулланылган кушылмалар составында яшерен “Хәрәм” әйберләр булу куркынычы бар. Мәсәлән, алар буяуларда, исләрдә яки технологик кушылмаларда булырга мөмкин. Азык-төлекне эшкәртү оешмалары гомум дәүләт стандарлары (ГОСТ) кабул иткән, ләкин сертификатлы "Хәләл" азык-төлеккә туры килмәгән кушылмаларны куллана. Шулай ук җитештерү җиһазлары эш башланганчы, хәләл булмаган әйбер-ләрдән чиста булырга һәм җитеш-терү вакытында һәрвакыт шулай булырга тиеш. Мөселман кешесе өчен “Хәләл” стандартлары белән әзерләнмәгән азык-төлек – ул аракы, дуңгыз кебек хәрәм ризыклар.
Хәләл ризык белән генә сәүдә итүче кибетләр аз. Татарстан буйлап аларны бармак белән генә санарлык. Чаллы да ул бер генә – 27 комплекста урнаш-кан “Хәләл” үзәк. Югыйсә, ихтыяҗ да бар кебек. Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне саклаучы милләт. Дәү әни, дәү әтиләребез кечкенәдән хәләл ризык ашарга кирәк дип үстерде. Хәрәмнән сакланырга боерды. Яшьләр колагына ул барыбер керә. Хәләл кешене кеше итә. Адәм баласы хәрәм ашаса, асылын югалта.
Аллаһы Тәгалә безгә биш әйберне хәрәм кылган. Беренчесе: дуңгыз ите, чучка белән бәйле бөтен әйберләр. Дуңгыз тире-сеннән эшләнгән куртка киеп, каеш буып йөрү дә хәрәм. Икенчесе: үләксә ите. Мо-ңа ток суктырып үтерелгән яисә үлгән кошлар һ.б. керә. Өченчесе: Аллаһы Тәгаләнең исеме белән (ягъни бисмилла әйтеп) чалынмаган кош-корт һәм терлек ите, чөнки хайванның да җаны бар, аны дөрес итеп чыгарырга кирәк. Ата-бабаларыбыздан килгән мал чалу йолаларын төгәл үтәү зарур. Дүртенчесе: ерткыч хайваннар хә-рәм кылынды. Мәсәлән, төлке, аю, бүре яисә еркыч кошларның итләре. Бишенчесе: кан.
- “Хәләл” комитетыннан сертификатны ничек алырга була? Бу стандартка кемнәр ия?
- Азык-төлек ислам дине кануннарын белүдә гыйлеме һәм җитештерү тәҗрибәсе булган мөселман белгече тарафыннан тикшерелергә тиеш. Хәтта мөселман оешмалары җитештергән азык-төлекне тә бәйсез белгечләр бәяләве сорала. Кулланучылар җитештерүчеләрнең сүзләренә түгел, ә азык-төлекнең хәләл булу яки булмавын тикшерүче белгечләрнең (экспертларның) һәм дини оешмаларның биргән бә-ясенә, дәрәҗәсенә, тәҗрибәсенә таянырга тиеш.
Соңгы вакытта хәләл базарын үсте-рүдә берничә тармак аерып күрсә-телә: продукцияне сату, хәләл эш төрләре, хәләл косметика. Халык арасында данлыклы җитештерүче фирмалар “Хәләл” билгесен өстәмә табыш алу өчен генә түгел, үзләренең дәрәҗәләрен үстерү һәм ныгыту өчен дә куллана. Моны күпчелек очракта брэндлары (киң танылу алган сәүдә маркалары) бөтен дөньяга билгеле оешмалар эшли. Бүгенге мәгълүматларга караганда, җит-мештән артык предприятие һәм эшмәкәр үз продукцияләрен Татарстан "Хәләл" комитеты таләпләренә туры китереп әзерләвен раслады, комитетның таныклыгын һәм сертификатын алды. Болар арасында данлыклы оешмалар: ҖЧҖ «Чаллы-бройлер», ҖЧҖ «Челны-мясо», ААҖ «Казанский мясокомбинат», ҖЧҖ «Пестречинка», ААҖ «Елабужский МКК», ААҖ «Казанс-кий хлебозавод №3», ААҖ «Булочно-кондитерский комбинат», ҖЧҖ «Вкуснотеевъ» һәм башкалар бар
- Контрольне ничек башкарасыз?
- Камааръягы төбәгенә кергән бар-лык регионнар безнең, “Хәләл” стандарты астында эшли. Белгеч-ләр предприятияләргә барып тик-шерү уздыралар. Шунысы бар, “Хә-ләл” стандарты астында эшли баш-лаган эшмәкәрләр бу статусны югалтудан курка, шуңа күрә тәр-типне саклап кына эш итәләр. Эш-куарлар, фермерлар хәләл продук-ция җитештерергә тели икән, без-нең комитетка мөрәҗәгать итә ала. Аларның үз эшләрен җәелдерергә этәргеч бирәбез. “Хәләл” тамга су-гылган ризыкны бер дә шикләнми-чә өстәлегезгә куя, ризыклана ала-сыз. Җитештерүне комитет тара-фыннан беркетелеп куелган вәкил-ләр тулысынча тикшереп тора. Кош-кортны яки хайванны суясы булганда, биш вакыт намаз укучы ир-егетләрне суемчы итеп билгели-ләр. “Хәләл стандарт сертификат”ы алган башка өлкәләрдәге җитеште-рүчеләрне Татарстан Диния нәза-рәтенең “Хәләл” стандартлар ко-митеты тарафыннан акрредитация үткән урындагы Диния назарәте вә-килләре контрольдә тота.
“Хәләл” стандартларына туры килү сертификаты алу оешмага Россия за-коннары нигезендә хәләл продукция җитештерү хакында юридик хокук би-рә. Дөньяви законнар кысаларында эшләгән оешмага мөселманнар тара-фыннан гына түгел, шулай ук дәүләт тарафыннан нигезләнгән документка ия булу да мөһим. Бу процесс җитеш-тергән товарны экспортка (читкә) чы-гарганда ярдәм итә. “Хәләл” комите-ты, үзенең хезмәткәрләре белән бер-лектә, күп чыгымнарсыз гына сезнең продукцияне таратырга ярдәм итә ала. Моннан тыш, комитет оешмалар җи-тештергән продукцияне базарга чыга-руны да тәэмин итә. Җитештерү буен-ча киңәшләр, продукцияне җитеште-рүне җайга салу да комитет тарафын-нан башкарыла. Бүгенге көндә коми-тет Татарстанда һәм Россиядә “Хәләл” продукция җитештерүче эре оешма-ларны берләштерде. Бу оешмалар хә-зер илебез мөселманнары тарафын-нан танылу алды.
чыганак:http://shahrichalli.ru
фото:интернет
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев