Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Киләсе елга пенсияләрне 6,3 процентка индексациялиләр

2021 елда пенсияләрне индексацияләү дәрәҗәсе инфляциядән ике процент пунктына күбрәк булачак.

. Россиядә киләсе елда пенсияләрне 6,3 процентка индексацияләргә планлаштыралар, бу илдәге инфляциядән якынча ике процент пунктына югарырак булачак. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин йомгаклау матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Киләсе елга инфляциядән югарырак индексация каралган. Инфляция 4 процент тирәсе булыр дип көтелә, бәлки 4,1 процент булыр. Пенсияләрне индексацияләү 6,3 процентка каралган. Без моны булдыру өчен барысын да эшләячәкбез», — диде Путин.

Президент эшләүче пенсионерларга пенсияләрне индексацияләү турында да уйларга вәгъдә бирде.

«Бүгенге шартларда, бигрәк тә коронавирус белән бәйле вазгыять, керемнәр кимү турында сүз барганда, индексация бик мөһим. Биредә пенсионерлар өчен ахыргы нәтиҗәне билгеләгәндә пенсия белән тәэмин итүнең кайбер компонентларын исәпкә алып бетермәүнең билгеле бер нечкә элементлары бар — менә шуны төгәл ачыкларга кирәк», — дип искәртте ил Президенты.

Бүгенге көндә пенсионерлар башка гражданнар арасында популяр булмаган урыннарында эшли һәм дәүләт пенсионерларның бу урыннарда булуы белән кызыксына. Президент эшләүче пенсионерларга пенсияне индексацияләү өчен илнең бюджет тәэмин ителешен төп шарт дип саный.

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев