Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Балалар сәнгать мәктәбенең структур бүлекчәсе ачылды (+ фотолар)

Лениногорскида Мәснәви Хәертдинов исемендәге Балалар сәнгать мәктәбе 1976 елда ачылган иде.

Ул вакытта мәктәп өч класслы 80 бала белән ачыла. Хәзерге көндә монда 580нән артык бала шөгыльләнә. Балалар сәнгать мәктәбе, билгеле, үз бинасында моның кадәр баланы укытырга, сыйдырырга мөмкинлеге җитми башлады. Узган ел "Татнефть" Иҗтимагый советында әлеге мәсьәлә күтәрелгән иде. Быел менә "Лениногорскнефть" идарәсенең буш торган бер бинасын сәнгать мәктәбенә кулланылышка тапшырдылар.

Мәктәпнең структур бүлекчәсе ачылу тантаналы шартларда үтте. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов, "Татнефть"нең Социаль программалар үзәге җитәкчесе урынбасары Ирек Хәнипов, сәнгать мәктәбендә белем алучы балалар, әти-әниләр килде.

Әлеге структур бүлекчә 120 урынга исәпләнгән, 10 уку кабинеты, күргәзмә залы, укытучылар бүлмәсе, ял итү кабинеты каралган.

Әлеге өстәмә бинада балаларга уңайлы, җайлы булыр, алар тагын да күбрәк эстетик матурлык тудырырлар дип ышанабыз. Структур бүлекчәдә укулар 1 сентябрьдән башланачак.

Тулырак "Заман сулышы"нда киләсе санда укый аласыз

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев