Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск – “Ел спортчысы – 2020” бәйгесе җиңүчесе

Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында “Ел спортчысы - 2020” тантанасы узды.

 

 


Анда спортта зур уңышларга ирешүчеләрне котладылар. Тантанада ТР Спорт министры Владимир Леонов, шулай ук Бөтенроссия спорт федерацияләре җитәкчеләре, танылган россия спортчылары һәм Олимпия чемпионнары катнашты.

“Массакүләм физик культура һәм спорт” номинациясендә “Татарстанда спортның олимпия төрләре базасын үстерү һәм  спорт резервы әзерләүдә иң яхшы шәһәр” блогында (халкы 55 меңнән 100 меңгә кадәр булган шәһәр исемлегендә) Лениногорск җиңүче дип табылды.

Лениногорск яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы Айрат Хәбиров бүләкләүдә катнашты.

 

Фото: ТР Спорт министрлыгы сайтыннан https://minsport.tatarstan.ru/index.htm/news/1896918.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев