Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЮХИДИ хезмәткәрләре тонировка буенча рейд үткәрде

Лениногорск районы буенча Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре законсыз тонировкалы автомобильләрне ачыклау буенча чираттагы рейд үткәрде.

«Транспорт чараларының куркынычсызлыгы турында» техник регламентлар буенча, алдагы  һәм ян пыялаларның яктылык үткәрүчәнлеге 70 проценттан  да ким булмаска тиеш. Машина йөртүчеләр хокук бозу очрагы ачыкланган очракта административ җаваплылыкка тартылачак һәм 500 сум штраф салыначак.

Шоферларга аны урында ук алу да тәкъдим ителә. Әгәр шофер урында ук тонировкаланган яки төсле пленканы алырга  теләмәсә, аны үтәмәгән өчен (10 көн дәвамында)  РФ Административ хокук бозулар Кодексының 19.3 маддәсе 1 өлеше нигезендә административ җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр. Әлеге статья дүрт мең сумга кадәр административ штраф салуны, унбиш тәүлеккә кадәр  кулга алуны яки йөз егерме сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләрне күздә тота.

Лениногорскида профилактик чара барышында 6 шофер административ җаваплылыкка тартылды, дип хәбәр итә Лениногорск ЮХИДИ идарәсе.

фото: ГИБДД Лениногорск

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев