Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хуҗабикәләренә киңәшләр: киемнең төсен ничек яңартырга

Күп юа торгач, тукыманың төсе уңа, нәтиҗәдә, яхшы гына әйбер, әле тузмаган да килеш яраксызга әйләнә. Әмма аны рәткә кертергә дә була!

Көрән, аксыл көрән, аксыл сары төстәге күлмәкләрне юып чайкагач, берничә минутка чәй пешкән суга салып торырга була. Әмма ләкин башта күлмәкнең пута очын  яки  ямаулыгын тыгып карарга кирәк- төс туры киләме, юкмы? Кирәкле төсне чәйне катырак яки сыеграк итеп пешереп табарга мөмкин.

Җете кызыл һәм җете зәңгәр тукыманы чайкаганда, суга чәй содасы салсаң (1литр суга - 1 балкашык), аларның төсе җете булып озак сакланаячак.

Кара төсне яңартып җибәрер өчен, соңгы чайкауда суга бер чеметем тоз салыгыз. 
Кызыл һәм зәңгәрсу  әйберне чайкаганда - серкә, алсу әйберне чайкаганда, нашатырь салсагыз, төсләре тиз генә уңмас. 

Төсле җеп белән чигелгән әйберне юар алдыннан 1 литрга 2 балкашык тоз кушылган суда чылатырга, бүлмә температурасында тозлы суда юарга, яхшылап киптергәч, кире ягыннан үтүкләргә кирәк. 


“Юлдаш” календареннән

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев