Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск кибетләрендә яшүсмерләргә аракы сатканнар

Сентябрь аенда шәһәр һәм райондагы 7 кибеттә балигълык яшенә җитмәгәннәргә исерткеч эчемлек сатулары ачыкланды, дип хәбәр итә дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы. Алар - Тимәштәге "Йолдыз" һәм Керкәледәге "Мишәр" кибетләре, шәһәрдәге Ленинградская, Заварыкин, Куйбышев, Кошевой урамнарындагы -"Фикс прайс", "Тәмле", "Пятерочка", "Миг", "Универсам" азык-төлек сату нокталары. Әлеге сатучылар административ штрафка...

Сентябрь аенда шәһәр һәм райондагы 7 кибеттә балигълык яшенә җитмәгәннәргә исерткеч эчемлек сатулары ачыкланды, дип хәбәр итә дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы.
Алар - Тимәштәге "Йолдыз" һәм Керкәледәге "Мишәр" кибетләре, шәһәрдәге Ленинградская, Заварыкин, Куйбышев, Кошевой урамнарындагы -"Фикс прайс", "Тәмле", "Пятерочка", "Миг", "Универсам" азык-төлек сату нокталары. Әлеге сатучылар административ штрафка тартылып, һәрберсенә утызар мең штраф салынган.
Белгечләр сатучыларга менә нәрсәләргә аеруча игътибар итәргә тәкъдим итә.
-исерткеч эчемлек сатканда сатучы сатып алучының балигълык яшендә булуына ышанырга тиеш
-фотографиясе һәм туган елы турындагы документын сорарга кирәк
-саткан очракта сатучыга 50 меңнән 50 меңгәчә штраф салына
-юридик затларга ул 300 меңнән 500 меңгәчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев