Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск мөхтәсибәтендә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышы уздырачаклар

Шәхси беренчелектә һәм команда йөгерүендә җиңүчеләр призлар һәм грамоталар белән бүләкләнәчәк.

4 февральдә Лениногорск мөхтәсибәтендә «Татнефть» спорткомплексы территориясендә мөселман яшьләре арасында чаңгы ярышы була. Гаризаларны 31 гыйнварга кадәр бирергә кирәк.

Спорт чарасын Лениногорск районы мөхтәсибәте Лениногорск шәһәре администрациясе һәм «Лениногорскнефть» идарәсе теләктәшлегендә оештыра. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Ярышларны уздыруның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, чаңгы спортын популярлаштыру һәм мөселман яшьләре арасындагы яхшы мөнәсәбәтләрне ныгыту. Спортчылар чаңгыда 2 километрлы трасса буенча ярышырга тиеш булачак.

Ярышта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең һәр мөхтәсибәтеннән 3 кеше катнаша ала. Үзең белән чаңгы комплекты һәм җылы кием алырга кирәк. Команда беренчелеген өч уенчының уртак нәтиҗәсеннән чыгып билгеләячәкләр. Ярышта профессиональ чаңгычылар катнаша алмый.

Ярышларда катнашучыларны теркәү иртәнге сәгать тугызда Лениногорск шәһәре, Набережная урамы, 26 йорт адресы буенча урнашкан «Ихлас» мәчетендә башкарыла. Йөгереш иртәнге сәгать унда башлана.

Катнашучылар гаризаны http://leninogorsk.muhtasibat@yandex.ru  электрон адресына җибәрә ала. Белешмәләр өчен телефон: 8917 - 917 - 11 - 69

Лениногорск яңалыкларын безнең Телеграм-каналда https://t.me/zaman_sulyshy укыгыз.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев