Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында татар атлары асраучы фермер Фәрит Нәбиуллин "Бәйге" оештыра

Татарстанның Лениногорск районында татар токымлы атлар асраучы Фәрит Нәбиуллин 30 апрельдә "Бәйге" оештыра. "Бәйге - ул төрки халыкларда ат чабышлары уздырып, традицион милли күңел ачу чарасы. Анда атлар болын-кырлар буйлап, ерак арага чаба, шулай итеп аларның чыдамлыгы сынала. Шулай ук ат иярләгән яшүсмерләр өчен дә ерак булмаган арага узышлар үткәрелә....

Татарстанның Лениногорск районында татар токымлы атлар асраучы Фәрит Нәбиуллин 30 апрельдә "Бәйге" оештыра. "Бәйге - ул төрки халыкларда ат чабышлары уздырып, традицион милли күңел ачу чарасы. Анда атлар болын-кырлар буйлап, ерак арага чаба, шулай итеп аларның чыдамлыгы сынала. Шулай ук ат иярләгән яшүсмерләр өчен дә ерак булмаган арага узышлар үткәрелә. Бу бәйгедә җайдак кызлар да катнаша ала", - дип аңлата Фәрит Нәбиуллин. - Без "Бәйге"не өченче ел рәттән оештырабыз. Максатыбыз - бабаларыбызның күркәм традицияләрен торгызу, татар атларын таныту".

Бүгенге көндә фермерның хуҗалыгында татар атлары саны инде 200гә җиткән. Җәй көннәрендә ул кымыз бәйрәмнәре үткәрә, ә язда - ат чабышлары. "Бәйге" Югары Каран авылында урнашкан "Алмакай" ат утарында иртәнге сәгать 10.00 башланачак.

"Безнең якларда элек чабышлар гел уздырылып торган. Атлар Бөгелмәдән күршедәге Оренбург өлкәсенең Бугуруслан чигенә кадәр чапканнар: бер якка 20 чакрым, икенче якка да шул кадәр. Без беренче елны 5 чакрымга узыштырдык. Хәзер әкренләп араны озынайтабыз, быел 15 чакрымга исәп тотабыз", - дип сөйли фермер.

Бәйгедә ике төрле номинация булдырганнар: татар атлары һәм башка чиста токымлы атлар аерым чабачак. Һәр номинациядә беренче урынны алганнарга тай бүләк итәчәкләр, икенче урынга - бозау, өченчегә - сарык. "Татар атында җиңү яулаган җайдакка татар атының таен бирәчәкбез, - дип тә өсти Фәрит Нәбиуллин. - Элекке заманнарда беренче булып килгән җайдак 20 сум акча белән бүләкләнгән диләр, бер ат 1,5 сум торган чак булган ул. Быел яшь атларны, 2 яшьлек татар атларын да катнаштырырга булдык, алар 3 чакрымга чабачак".

Бәйгегә Татарстанның көньяк-көнчыгышындагы Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт кебек районнардан ат асраучылар җыелыр дип көтелә. "Алмакай" утарына бәйгене тамаша кылырга килүчеләргә исә бәйрәм программасы да тәкъдим ителәчәк, киез келәмнәр, чүлмәкләр ясарга өйрәтүче остаханәләр эшләячәк.

http://"Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев