Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск шәһәре һәм авыл мәчетләрендә ифтар ашлары башланды

Шәһәр һәм районыбызның мөселман кардәшләре уразага керде.

“Рамазанда җәһәннәм капкалары ябыла, җәннәт капкалары ачыла, шайтаннар богаулана. Рамазан ае көннәре – Раббыбызның сөекле көннәре. Шушы айны иман белән, тәүфыйкъ белән, иң хәерле гамәлләр белән үткәрергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен”, - ди шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов.

Хәзрәт әйтүенчә, Рамазан – игелекле эшләр, хәйрия ае, мәчетләрдә һәм гыйбадәт йортларында намаз уку һәм Коръән уку вакыты. Бу ай дәвамында кояш баегач, ифтарлар үткәрелә, мәчетләрдә тәравихлар укыла.

“Ихлас” мәчетендә беренче ифтар ашы 11 мартта үтте. “Ихлас” мәчетендә һәркөнгә ифтар ашлары билгеләнгән, иншаллаһ. Ифтарда 170ләп кеше катнаша ала. Кемнәр ураза тота, кемнең ифтарга килергә мөмкинчелеге бар, шул килә ала. Хатын-кызларга аерым, ир-атларга аерым бүлмәләрдә өстәлләр куелган. Ифтарга ризыкларны, ашау-эчүне повар белгечлегенә ия булган ашарга пешерүчеләр әзерли”, - дип сөйли “Мөслимә” клубы җитәкчесе Ләйлә ханым.  

Ифтарны аерым кешеләр үз исемнәреннән үткәрә, шулай ук шәкертләр дә бергә җыелып уздыра. Район җитәкчелеге тарафыннан да ифтар ашы үткәрелә.

Районыбыз авыллары да һәр елда, Рамазан аенда ифтар ашлары үткәрә. Зәй-Каратай авылында башка елларда авылдашлары өчен бер тапкыр ифтар ашы үткәрелсә, быел андый Коръән мәҗлесләре бик күп булачак икән.

“Быел дин кардәшләребез күбесе мәчеттә үткәрергә уйлады, шунысы белән үзенчәлекле булачак 2024 елгы Рамазан, - дип сөйли Зәй-Каратай мөслимәсе Мәдинә ханым Ситдикова. – Беренче ифтар 11 мартта үтте. Аны авылыбызның имамы Илдус хәзрәт Шиһапов гаиләсе, туганнары белән үткәрде. Мәҗлескә 90га  якын кеше килгән иде. “Ихлас” мәчетеннән Габдеразак хәзрәт катнашты, эчтәлекле вәгазь сөйләде. Аллаһ кушса, шушындый мәҗлесләр  һәркөнне диярлек үткәреләчәк авылдашлар тарафыннан. Изге эшләребез дәвамлы булсын”, - ди Мәдинә ханым.

 

фотолар: Зәй-Каратай мәчетеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев