Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск студентлары чын турист булырга өйрәнде

Уку елы тәмамланыр алдыннан туристлык слеты үткәрү Лениногорск нефть техникумында традициягә кергән чара. Быел да уку йорты бу спорт йоласыннан читкә тайпылмады – июнь башында ук студентлар слетка җыелды. Бу юлы әлеге чарада техникумның беренче курснын тәмамлаучылардан торган 13 команда, ә барлыгы 350 егет һәм кыз катнашты.

 

Студентлар фикере буенча туристлык слеты  алар өчен бәйрәм  шикелле, әлеге күңелле чараны  беренче курс студентлары көтеп ала, мондый чараларда алар сынауларны бергә үтеп,  үзләренә куелган бурычларны җиңеп  тагы да берләшә, дуслаша төшәләр. Студентлар гадәти ярышларның  табигать кочагында үткәрелүенә бик шат, бу чараны истә калырлык итеп үткәрү,  күңелле чарага әверелдерү өчен көчләрен берләштереп тырышлык куялар.

Слетның көн тәртибе берничә төрле этапны  үз эченә алган иде: “хәрбиләштерелгән эстафета”, “турист эстафетасы”, ”спорт эстафетасы” һәм  “бивуак урынын” ягъни ял итү урынын әзерләп, поход  ашы пешерү.

Студентларга  турист маршрутының бик катлаулы өлешләрен үтәргә туры килде, слетны оештыручылар командаларга бик күп төрле каршылыклар хәстәрләп куйган, монда  шартлы сулыклар, чокыр-чакырлар дисеңме – барсыда  бар иде.  Әлеге шартлы каршылыкларны  бәла-казасыз үтү өчен, слетта катнашучылар  нинди генә ысуллар уйлап чыгармадылар. Кырыс судьялар аларның һәр адымын күзәтеп, җитешсез якларын да, уңышлысын да  игътибарга алып бардылар. Аеруча бер- береңә булышу, беренче ярдәм күрсәтү-аларның  җитди күз карашы астында торды, чөнки турист өчен бу иң мөһим нәрсә булып тора.

“Туристлар җыры” бәйгесендә слетта катнашучылар аерым бер энтузиазм белән  чыгыш ясадылар. Авыр этапларны узганнан соң, көндәшлекнең көчле булуына карамастан, күңелләре күтәренке, уйлап чыгару сәләтләре тагы да күпкырлы булды, хәтта турист җырын үзләреннән чыгып сәхнәләштереп тә башкардылар.

Поход ашы пешерү бәйгесендә, командалар  ризыкың да төрледән-төрлесен әзерләде,  монда көлдә тәгәрәтеп пешергән бәрәңгедән алып – гөмбәле ашка, хәтта кыздырылган балыкка кадәр бар иде.

Техникумның  М-21 төркеме студентлары менә дигән пылауны әзерләде, ПН-21 төркеме студентлары жюри әгъзалары өчен педагогларның сүрәтләре төшерелгән татлы пирожныйларга кадәр ясап, шаккаттырды.

Турист слетының бер өлеше булган  театральләштерелгән тамашада ГП-21 төркеме, Шүрәле, Баба-яга, урман феялары катнашындагы сәхнәләштерелгән күренештә чын артистларча уйнадылар, бу команда башка күрсәткечләр буенча да югары баллар алган иде, нәтиҗәдә алар слетның  җиңүчесе булдылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев