Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укучылары кулланучылар хокукы буенча белемнәрен раслады

Лениногорск мәктәпләрендә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгечләре “Кулланучылар хокукын яклау” олимпиадасы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Әлеге олимпиада республикада менә 12нче ел үткәрелә. “Олимпиада кысаларында алынган кулланучылар белемнәре укучыларга хезмәтләр һәм товарларның күптөрлелегендә юл таба белергә, дөрес кулланучылар сайларга өйрәнергә һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракларда эш итә белергә ярдәм итәчәк”, - дигән фикердә тора Әлмәт территориаль органы белгече Наталья Платонова.

Лениногорск мәктәпләре укучылары олимпиада нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр. “Кулланучылар белемен алуда активлык һәм максатка омтылучанлык күрсәтүләре өчен” номинациясендә 10нчы мәктәп укучысы Эльвина Шәйдуллина приз иясе булды.

«Кулланучылар белеме нигезләрен өйрәнүдәге казанышлары өчен" номинант иясе – 2нче мәктәп укучысы Снежана Семенычева.

Шулай ук олимпиаданың өченче турында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды: 4нче мәктәп укучысы Алина Гарайшинага һәм Куакбаш мәктәбе укучысы Айтуган Хәмидуллинга.

Әлбәттә, укучылар олимпиада сорауларын бәлки төшенеп тә бетә алмас иде, ләкин алар янында остазлары- укытучылары бар, алар юнәлеш бирә.  Укытучылар «Татарстан Республикасында кулланучылар белем бирү системасын үстерүгә өлеш керткән өчен» рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 

2нче мәктәп укытучысы Елена Адеева, 10нчы мәктәп педагогы Виктория Багманова, 4нче мәктәп укучысы Ольга Якупова һәм Куакбаш мәктәбе укытучысы Зөлфирә Мансурова Рәхмәт хатларына лек булдылар.  

Әлмәт территориаль органы белгечләре киләчәктә дә укучыларның   “Кулланучылар хокукын яклау” олимпиадасында күп итеп катнашуларын телиләр һәм әлбәттә, җиңү белән тәмамлана торган олимпиада булсын.         

 

                                                                                     

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев