Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хастаханәләрендә дәваланучы пациентлар вакытлыча сайлау участогында тавыш бирде

РФ Президенты сайлауларның өченче көне.

Лениногорск үзәк район хастаханәсенең актлар залында вакытлыча 1810нчы сайлау участогы  урнашкан.

Монда шәһәрнең төрле медицина учреждениеләрендә: бала тудыру йортында, гинекология бүлегендә, балалар хастаханәсендә, медик-санитар часть, шулай ук туберкулез диспансерында, тире-венерологик диспансерында дәваланучы пациентлар тавыш бирә.

Бүген – сайлауларның өченче көнендә, 17 мартта 220 авыру – пациент сайлауда катнашты.

Үз тавышын бирүчеләр арасында Рашат Әхмәдиев та бар. Ул – үзәк хастаханәнең терапия бүлеге пациенты. 

“Хастаханәдә булсам да, мондый сәяси вакыйгадан читтә калмаска булдым. Үз тавышымны бирдем”, - ди ул. 

Медицина учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләр бу участокта тавыш бирми, алар барысы да яшәү урыны буенча үз участокларында сайладылар. Бу вакытлыча сайлау участогы бары тик дәваланучы пациентлар өчен генә, дип хәбәр итте вакытлыча сайлау участогы комиссиясе рәисе Зөлфия Могыйнова.

 

фото: Айсылу Габбасова


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев