Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск яшьләре «Вода России» Бөтенроссия акциясенә кушылды

Лениногорскида сулыклар ярларын чүп-чардан чистарту буенча «Вода России» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар, ул «Экология» илкүләм проект кысаларында уза.

 

18 һәм 19 май көннәрендә акциядә катнашучылар – политехник колледж студентлары, яшьләр үзәге вәкилләре һәм Лениногорск студентлар лигасы волонтерлары, «Мәхәббәт» паркындагы түбән күллекнең һәм Камышлы елгасының яр буйларын чүп-чардан чистарттылар.

«Бу ике көн эчендә акциядә катнашучылар ун капчыктан артык чүп-чар җыйдылар. Шунысы куанычлы, яшьләр  барлык экологик акцияләрдә теләп катнаша. Шул рәвешле без табигатьне яратырга һәм сакларга кирәк булуын күрсәтәбез", - ди шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Семенов.

Акция июль ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев