Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 100 һәм 90 яшьлекләрне юбилейлары белән котладылар

Гөлчирә Шәймәрдан кызы Сәмигуллина - Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны һәм тыл хезмәтчәне - үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Гөлчирә әби Мөслим районында туып-үскән. Ул  күп балалы гаиләдә (12 бала) туа. Сугыш башланганда аңа 18 яшь була. Сугыш елларында колхозда җаваплы эштә - бригадир, хисапчы булып эшли.

1952 елда Казанга заводка китә. 1954 елдан 1992 елга кадәр Таҗикстанда яши һәм эшли, ә аннары Лениногорскига кызлары янына күчә. Ире иртә вафат була, Гөлчирә Шәймәрдановна  ике бала тәрбияләп үстерә. Бүген ул кызының кайгыртучанлыгы һәм игътибарын тоеп яши. Олы Яшьтә булуына карамастан, яңалыклар белән кызыксына, оныклары белән аралаша.

Юбилярны 7 нче ТОС рәисе урынбасары Ирина Левина һәм Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова тәбрикләделәр, алар аны котлап,  Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хатын тапшырды.

Шулай ук  якташыбыз, тыл хезмәтчәне, ЛУТТ ветераны Хәмит Галим улы Җиһангиров үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

1932 елда Яңа Чыршылыда туган. Гаиләдә биш бала тәрбияләнә. Сугыш елларында колхоз эшләрендә булышкан, яшьтән  тракторда эшләгән. Сугыштан соң СУМРга эшкә урнаша һәм пенсиягә кадәр 35 ел шунда эшли. Аның күпсанлы бүләкләре бар. Хатыны белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр.

Аны юбилее белән 7 нче ТОС рәисе урынбасары Ирина Левина, ЛУТТ профкомы рәисе һәм  шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова котладылар. Гөлфирә Мәҗит кызы юбилярга  озын гомер, сәламәтлек теләде, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев