Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 3 яшьлек оныгы "тозагы"на эләккән әбине коткарганнар

Лениногорскида коткаручылар оныгы балконда бикләп калдырган өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткергән. Гадәттән тыш хәл шәһәрнең Степная урамындагы 19 нчы йортта булган - 3 яшьлек малай 72 яшьтәге әбисен балконда бикләп калдырган. Әби кеше фатирга балалар...

Лениногорскида коткаручылар оныгы балконда бикләп калдырган өлкән яшьтәге хатын-кызны коткарган. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җиткергән.

Гадәттән тыш хәл шәһәрнең Степная урамындагы 19 нчы йортта булган - 3 яшьлек малай 72 яшьтәге әбисен балконда бикләп калдырган. Әби кеше фатирга балалар янына коткаручылар ярдәмендә генә керә алган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фатир ишеген ачып кереп, әби-карчыкны балконнан чыгарган. Бу вакытта фатирда шук малай белән аның 1 яшьлек сеңлесе дә булган.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/06/136236/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев