Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида янгында фатирларда яшәүчеләр үзләре эвакуацияләнгән

Кагыйдәләрне төгәл үтәргә.

Лениногорскида 15 июльдә, кичке 19.00 сәгатьләр тирәсендә Крупская урамындагы күпфатирлы йортларның берсендә янгын чыга. Өч катлы йорт була ул. 

3 нче кат тәрәзәсеннән куе төтен чыгуы күзәтелгән. Янгын сүндерүчеләр килгән арада йортта яшәүчеләрнең барысы да үзләре урамга эвакуацияләнгәннәр. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм җәрәхәтләнүчеләр юк. Хәзерге вакытта булган хәлнең шартлары ачыклана, дип хәбәр итә Лениногорск янгын күзәтчелегенең профилактика бүлеге.

Күпфатирлы йортта янгын куркынычсызлыгы инженер системаларының төзеклегенә һәм хезмәт күрсәтүче оешмаларның эшенә генә түгел, ә яшәүчеләрнең үз-үзләрен тотышына да бәйле. Көндәлек гадәтләр бөтен йортның куркынычсызлыгына турыдан-туры йогынты ясарга мөмкин.

Лениногорск районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге янгын куркынычсызлыгының төп таләпләрен искә төшерә:

-    эвакуация юлларын томаламагыз
-    гомуми файдалану урыннарында әйберләр сакламагыз: җиһазлар, тартмалар, төзелеш материаллары, коляскалар һәм башка әйберләр баскыч мәйданчыкларында янгын чыгуга сәбәп була ала
-    фатирдагы электр приборларын контрольдә тотыгыз
-    газ приборлары белән эшләгәндә сак булыгыз

Исегездә тотыгыз: янгын вакытында лифттан файдаланырга ярамый. Төтен яки янгын чыкканда баскычтан, эвакуация юлы буенча барырга.

Һәр кешенең җаваплы мөнәсәбәте янгын чыгу куркынычын киметә. 

Янгын яки яну билгеләре  булса, бу хакта «101», яки «112» телефоннары буенча хәбәр итегез.

 

фото: янгын сүндерү частеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев