Лениногорскида “Ел укытучысы” бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре билгеле
Җиңүчеләр республика этабында катнашачак.
7нче мәктәптә “Ел укытучысы-2023” Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы узды, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты.
Конкурста 14 укытучы катнашкан, шуның 4се – “Педагогик дебют” номинациясендә. “Ел укытучысы-2023” номинациясендә җиңүче – 5нче мәктәп укытучысы Наталья Муравцева. Икенче урында - Наталья Давлетшина, 10нчы мәктәп. Өченчедә – 6нчы мәктәп укытучысы Наталья Табакова.
“Педагогик дебют” номинациясендә җиңүче – Иске Куак мәктәбеннән Анастасия Богачева. Икенче урында – Ирина Крутова, 7нче мәктәп. Өченчедә – 1нче мәктәптән Надежда Мельникова.
фото: https://edu.tatar.ru/l-gorsk/sch7/main-news
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев