Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида футбол буенча суперкубок иясе билгеләнде

Күптән түгел “Юность” спорткомплексында мини-футбол буенча “Лениногорск чемпионнары супер-кубогы” йомгаклау турниры үтте. Ул Бөтендөнья футбол көненә багышланды.


Бу – бишенче уен иде. Соңгы уенда иң көчле командалар үзара сынашты. “Ремонтник” – кышкы Кубок җиңүчесе иде, “Ремонтник2” – язгы Кубок җиңүчесе, “САТУРН” – көзге Чемпионат җиңүчесе.

Ярышлар тантаналы төстә ачылды. Башта яшь гимнастлар күрсәтмә чыгыш ясады. Турнирда катнашучы футболчыларны район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков сәламләде.

Уеннар оешкан төстә үтте, уенчылар да әзерлек белән килгән. Нәтиҗәдә – 2020 ел суперкубогын “Ремонтник” командасы алды.

Котлыйбыз!

 

Марат Әхмәтҗанов, ярышларның баш судьясы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев