Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида гүзәл затларны тәбрикләделәр

Лениногорск Мәдәният Сараенда Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Бу көнне иң матур концерт номерлары, котлаулар, кайнар алкошлар шәһәр һәм районыбыз хатын-кызларына юнәлтелгән иде.

Бәйрәм котлауларга һәм бүләкләргә бай булды. Залда җыелган гүзәл затларга ихлас теләкләрен район башлыгы Рәгать Хөсәенов җиткерде.

“Безнең хатын-кызларыбыз үз җилкәләрендә гаять авыр һәм әһәмиятле йөкне күтәреп киләләр. Гаилә учагын саклау белән бергә алар шәһәр, район үсешенә дә ифрат зур өлеш кертәләр. Кайсы гына өлкәдә хезмәт итсәләр дә, эшләрен намуслы итеп, җиренә җиткереп башкаралар.” – дип, район башлыгы ихлас теләкләрен ирештерде.

Бу көнне  «Надежда» ветераннар хоры, «Сударушка» һәм «Зиләйлүк» вокаль ансамбльләре җитәкчесе Фирүзә Мирзаяновага Диплом һәм Шамил Бикчурин исемендәге премия тапшырылды. Икенче балалары туган 3 әни район башлыгы кулыннан Ана капиталы сертификатлары алдылар.

Аерым игътибар бу көнне ветеран хатын-кызларга, тыл хезмәтчәннәренә юнәлтелгән иде. Олы хөрмәткә лаек булган 25 ветеранга  район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм Лениногорск хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов  “1941-1945 еллардагы  Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел” юбилей медальләре тапшырдылар.   Бер-бер артлы сәхнәгә менгән чал чәчле ханымнарны зал аягүрә басып, көчле итеп алкошлады.

 

Гөлназ Хәйретдинова

Фото Лениногорск мэриясе матбугат хезмәтеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев