Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан узган автойөрештә махсус хәрби операция хәрбиләре дә катнашты (+фотолар)

Бөек Җиңү алдыннан ветераннар төркеме автойөреш акциясенә кушылып, яшь буын белән очраша.

Быелгы автойөрешкә махсус хәрби операция хәрбиләре дә кушылды.

Ветераннарның бизәлгән  машиналарга утырып, шәһәр урамнары буйлап йөрүләре матур күренеш.  Быел Җиңү көненә махсус бизәлгән 9 машина иде.

Шуларның берсе яшел ВАЗ төстәге башкалардан аерылып торды. Аны оста куллы Юрий Илюхин үзе оештырган. Бар да сугышчан: яшел төстәге машинасы да, хәрби киеме дә.

Ул йөрткән “ГАЗ -67” машинасы 1946 елгы. “Мондый машинада командирлар гына йөргән”, - ди ул. Әлеге машинаны ул үзе ремонтлап, сафка бастырган.

Автойөреш, гадәттәгечә, чараны төп оештыручысы  ДОСААФ автомәктәбе яныннан кузгалып, шәһәрнең үзәк урамнарыннан үтте. Мәктәп территориясеннән машиналар узганда, балалар шарлар, флаглар тотып, ветераннарны сәламләп, озатып калды. 

Машиналар колоннасы 2нче мәктәпкә тукталды. Биредә укучылар чыгышы булды, кунаклар өчен кечкенә концерт та оештырганнар.

Автойөреш колоннасы Мәңгелек утка таба юл тотты. Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Автойөрештә катнашкан тыл хезмәтчәннәре,  ветераннар, шулай ук укучылар Мәңгелек утка чәчәкләр куйды.

Рамия Гарифуллина һәм https://leninogorsk.tatarstan.ru сайты фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев