Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида инвалидлар көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә Закир Шаһбан да концерт куйды +фотолар

Бүген - 3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне. Шул уңайдан Мәдәният сараенда концерт булды.

Анда шәһәр һәм районда яшәүче сәламәтлекләре чикле кешеләр чакырылган иде. Мәдәният сарае фойесында физик мөмкинлеге чиклеләрнең кул эшләнмәләре куелган иде. Әлеге кул эшләре сокландыргыч, никадәр җылылык белән эшләнгән алар.

Үзенчәлекле кешеләрне Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк котлады. Мәдәният сарае коллективлары матур җырлар яңгыратты.

Лениногорскилыларга бүләк тә ясадылар -  Татарстанның атказанган артисты Закир Шаһбан һәм хатыны Гөлүсә ханым килгәннәр иде.

 -  Шушы ункөнлектә, аны “инвалидлар декадасы” дибез бит инде, аларга аеруча игътибар бирәбез. Модый концертлар чынлап та, бәйрәм төсен ала. Менә Лениногорск районы җитәкчелеге һәм мәдәният идарәсе безне  чакырдылар.

Тормыш иптәшем, талантлы шагыйрә Гөлүсә Шаһбан белән бергә җырлы-шигырьле чыгыш алып килдек. Концерт ике телдә бара. Тамашачылардан да сораулар көтәм, - диде Закир Шаһбан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев