Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар истәлегенә балалар флешмоб үткәрде

Ноябрь аеның өченче якшәмбесендә Юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне билгеләп үтелә.

 

Быел ул 20 ноябрьгә туры килә. Аның максаты - киң җәмәгатьчелекне юл куркынычсызлыгы мәсьәләләренә юнәлдерү, юллардагы үлем-җитемнәрне, тән җәрәхәте алу очракларын киметү.
Лениногорскида шушы елның 10 ае эчендә булган аварияләрдә 32 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, ике кеше һәлак булган. Татарстанда быелның 10 аенда 790 җәяүлене машина таптаткан, 65 кеше һәлак булган.

Әлеге дата уңаеннан, шәһәрнең үзәк мәйданында балалар бакчасы нәниләре һәм тәрбиячеләр катнашында флешмоб узды. 

Ачык төстәге жилетлар киеп, киемнәрендә яктылык кайтаручы значоклар белән юл кагыйдәләрен сакларга кушылган плакатлар тотып,  алар шәһәр урамнарына чыкты.

Балалар музыкаль композициягә барысы да биюгә кушылды. Шәһәр урамнарыннан баручыларга шигъри формада гомерне саклап калучы кагыйдәләрне искә төшерделәр.

Аварияләрдә һәлак булучылар истәлегенә күккә ак шарлар очырдылар.

 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X