Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Кара алтын» этләр күргәзмәсе узачак

Татарстан Республикасының Лениногорск хезмәт этләре клубы бу көннәрдә юбилей күргәзмәсенә әзерләнә.

Халыкара дәрәҗәдәге күргәзмә Лениногорск шәһәренең элеккеге  боз сараенда (Лыжная урамы) узачак. Күргәзмә клубның 35 еллыгына, нефтьчеләр көненә һәм шәһәр көненә багышланган.

Чара 8-9 август көннәрендә узачак. Этләрне бәяләү өчен экспертлар Сербия, Белоруссия, Кытай, Россиядән киләчәк. 

Һәр этнең хуҗасы сувенир алачак, ә җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Монда төрле токым этләре катнаша ала. 

Лениногорскиның үзендә токымлы 100 дән дә ким булмаган эт бар. Тамашачылар өчен керү ирекле. Клуб үзен күргәзмәләрне уздыруның югары дәрәҗәсе белән танытты. Үткән күргәзмәләрдәге кебек җаваплылык белән әзерләнәләр.

Белешмәләр өчен телефон: 88559525252 

 

фото: «Заман сулышы» архивыннан, 2024 елдагы күргәзмәдән

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев